tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә РСФСРның атказанган укытучысы Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
Димитровград шәһәрендә РСФСРның атказанган укытучысы Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Димитровград шәһәрендә РСФСРның атказанган укытучысы Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

5 октябрь көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә күппрофильле лицейда РСФСРның атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданины, 5нче мәктәпнең беренче директоры Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

17 июньдә аңа 92 яшь тулган булыр иде.

Истәлек тактасын ачу Укытучы көнен бәйрәм итүгә багышланды. Тантаналы чарада шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Александра Терёшина, Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куриный, Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Г. А. Мурзаханов, шәһәр Ветераннар советы рәисе А. Д. Воронин һәм башкалар катнашты.

Искиткеч кешегә һәм педагог Ривгать Рәшит улы Ибраһимовка карата бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*