26 сентябрдә Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә “Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге” ачылды. Әлеге үзәкне ачу эшен башлап йөрүче – Башкортостанда туган, бүгенге көндә әлеге шәһәр музее директоры булып эшләүче рәссам Ринат Курамшин. Шәһәр үзәгендә урнашкан моңа кадәр үзенең остаханәсе булган 100 квадрат метрдан зуррак бинаны да үзәккә шушы милләттәшебез бүләк иткән. Үзәкне ачу вакытында шунда ук аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Авторның билгеләвечә ул белемне портретлар ясау юнәлешендә алган, әмма шуның белән бергә ул үзенең табигатне бик яратуын, милли темаларга да ясавын һәм аеруча атларны рәсемгә төшерергә мөкиббән китүен билгеләде.
“Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге”нә килгәндә, биредә Татарстан Республикасы турында мәгълүмат табып була. Шулай ук татар халкының сәнгате һәм иҗаты үрнәкләре дә урын алган. Үзәктә татар теле дәресләре, милли бәйрәмнәребез, концертлариҗади кичәләр үтәчәк дип ниятләнә.
Ачылу көнендә Үзәктә “Халыклар дуслыгы – мәдәниятлар диалогы” дигән күргәзмә эшли башлады. Экспозициядә Мәскәү өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәниятын чагылдырган сәнгать әсәрләре, көнкүреш әйберләре, кием-салым үрнәкләре бар.
“Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге” ачылу тантанасына мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Алар арасында: Россия мөфтиләр шурасы рәисенең урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов, Татарстанның РФ дә вәкиллегеннән Наилә Акмаева, Башкортстанның РФ Президенты каршындагы вәкилләре Олег Матыцин һәм Азат Гафуров, Дубна, Балашиха, Орехово-Зуево, Монино, Реутово, Пушкино шәһәрләреннән татар милли-мәдәни автономияләре вәкилләре бар иде. Бәйрәмгә шулай ук башка милләт милли-мәдәния автономияләрдән дә кунаклар килгән иде.
Шул ук көнне Долгопрудныйның тарих-сәнгать музеенда “Күпмилләтле Россия” күргәзмәсенең презентациясе һәм төрле милли оешмалар һәм милли-мәдәни автономияләр катнашуында “Талантлар йолдызлыгы” исемле I милли мәдәниятлар шәһәр фестивале үтте.