12 нче августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды.
Биредә ул “Әгерҗе ит комбинаты” хезмәткәрләре һәм локомотив депосы эшчеләре белән очрашты. Васил Шәйхразыевны районда җыеп алынган, 2020 елгы яңа уңыштан пешерелгән икмәк белән дә сыйладылар.