tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак
Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак

Түбән Кабан күле яр буенда «Печән базары» татар дизайны фестивале узачак

29 һәм 30 августта Казанда «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале узачак. Чара үткәрү мәйданчыгы итеп Иске Татар бистәсендә яңартылган Түбән Кабан күле яр буе булачак.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары лекторийларда, бию мастер-классларында була алачак, шулай ук балалар зонасы эшләячәк.

Оештыручылар бәйрәм кунакларын сюрприз көтә, дип хәбәр иттеләр.

«Әлегә оештыручылар барлык карталарны ачып бетерми, ләкин кызыклы һәм мавыктыргыч булачак, һәркем үзен татар сәүдәгәре ролендә тоя алачак», — диелә чара анонсында.

Фестивальгә керү бушлай.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*