tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Егетләр өчен I’MAN тренинглары ачылды
Егетләр өчен I’MAN тренинглары ачылды

Егетләр өчен I’MAN тренинглары ачылды

7нче мартта, Казанда «I’MAN» ир-атлар проектының 2023нче елда беренче очрашуы узды. Әлеге сезон үзенчәлекле чара белән ачылды.         атнашкан булсалар, бу юлы чакырылган махсус кунак – КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе, Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Габдулла хәзрәт Әдһәмов очрашуны тренинг форматында үткәрде. Башкала мәчетләренә йөрүче яшьләр катнашында узган очрашу бүгенге заманда иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә – “Намазны ничек хошуглы рәвештә (ихласлы) укырга?” дигән темага багышланды. Тренингка җыелган 30дан артык егет шушы мәсьәләне хәл итү буенча куелган сорауларга практик яктан чишелеш эзләде. Остаз гади сораулар белән мөрәҗәгать итеп, уйлану өчен вакыт бирде, егетләр 5-10 минутта биремнәргә җаваплар язып, үз аңлатмаларын җиткерделәр һәм нәтиҗә чыгарылды. Куелган сорауларның беренчесе Аллаһны һәм үз-үзеңне танып белүдән гыйбарәт булды. Тренингта катнашучылар Аллаһның бөеклегенә тормыштан, үзләренең яшәешеннән мисаллар табып язарга, аны остазга аңлатып бирергә тиешләр иде.

Намаздан ихласлыкка ирешү тәҗрибәсендә икенче мәсьәләгә тукталып, Габдулла хәзрәт: “Без Коръәнгә һәм Сөннәткә, шәригатькә никадәр якынрак булсак, нәфсебездән һәм шайтан котыртуларыннан ераклашсак, намазларыбызны да хошуг (ихласлык) белән уку җиңелрәк булыр” – дип, һәрбер катнашучыдан үзеңнең көндәлек тормышыңа нинди сөннәт гамәлне үтәүне кертә алыр идең дип сорап чыкты.

Өченче бирем Аллаһка мөрәҗәгать итү өчен шәхсән дога текстын язудан гыйбарәт булды. Хәзрәт бу сорауга зур игътибар бирде, Коръәндә һәм дини чыганакларда китерелгән догаларга, аларның мәгънәләренә тукталды, кайчан һәм ничек, ни рәвешле дога кылырга кирәклекне өйрәтте.

Намазны хошуглы рәвештә укырга шулай ук эчке күңел халәте һәм ниятләрне дөресләү, пәйгамбәрләр, сәхабәләр, галимнәр тормышыннан мисаллар тыңлау ярдәм итә, дип дәвам итте Габдулла хәзрәт.

Ике сәгать дәвам иткән очрашуда Габдулла хәзрәт Шәгъбан аеның фазыйләтләренә дә тукталды. “Хәзер Рамазан ае башланырга ярты ай вакыт калып бара. Шәгъбан аен Рамазан аеның бусагасы дип тә әйтергә була. Без хәзер изге аебызга әзерләнергә тиешбез”, – дип мөрәҗәгать итте ул егетләргә.

Искәртеп үтик: ел дәвамында «I’MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен очрашулар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Тулырак мәгълүматлар Телеграмда MUSLIMMOL аккаунтында биреләчәк. Очрашулар барышында күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәте турындагы белемнәрне арттыру, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*