tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйгенең җиңүчеләре билгеле
“Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйгенең җиңүчеләре билгеле

“Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйгенең җиңүчеләре билгеле

22нче октябрьдә, Нәзарәттә “Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйгенең финал туры узды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Өйлә намазына кадәр финал турына узган 32 кеше китап буенча тест рәвешендәге 49 сорауга җавап бирде. 17нче сентябрьдә узган сайлап алу турында 50 кеше катнашкан иде. Финал туры биремнәре катлаулырак һәм катнашучылар үз фикерләрен дөрес итеп ирештерүгә юнәлтелгән сорауларның күп булуы белән үзенчәлекле булды.

Конкурс республикакүләм дәрәҗәдә игълан ителүгә дә карамастан, ул сайлап алу турына һәм финалга да Оренбургтан килеп катнашучы булуы белән үзенчәлекле булды. Бүген аңа оештыручылар махсус бүләк – “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын тапшырды. Шулай ук иң яшь катнашучы 11, 14, 17 яшьлек үсмерләргә – Мөхәммәд, Йосыф, Яхъя Зариповларга “Хозур” нәшрият йортыннан китаплар бүләк ителде.

Калган катнашучыларга килгәндә, алар, башкалабыз Казаннан кала, Мамадыш, Теләче, Мөслим, Буа районнарыннан, Иннополис шәһәреннән килгән иде.

Жюри вәкилләренә килгәндә, биремнәрне тикшерү эшендә “Хозур ТВ” баш мөхәррире Ленар Хамматов, яшь тарихчы Марат Сәлахов һәм Нәзарәтнең социаль бүлек хезмәткәрләре катнашты. Жюри комиссиясе рәисе – мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин.

Оештыручылар ассызыклап үткәнчә, Багдад илчелеге җитәкчесе хәлиф Ибн Фадлан кулы белән язылган иншаның рус теленә тәрҗемәсе, һичшиксез, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык бестселлеры булырга хаклы. Шуңа күрә китапны халык арасында популярлаштыру өчен уздырыла торган әлеге конкурсның төп шарты – аны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдырудан гыйбарәт булды.

Бүгенге тантанада Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова алган белемнәрнең файдасын күрегез һәм аны киләсе буыннарга тапшыру насыйп булсын дип, уңышлар теләде.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ихлас сәламнәрен җиткерде, Нәзарәтнең гореф-гадәтләр, милли мәдәният, тарих һәм туган телне саклап калудагы роле белән таныштырып, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылган әлеге чараның әһәмиятен билгеләп узды.

Алга таба җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. III урынга Казан шәһәреннән 28 яшьлек катнашучы Ләйсән Җиһангәрәева лаек булды һәм ул робот тузан суырткыч белән бүләкләнде. II урынны Казаннан 14 яшьлек Мөхәммәд Зарипов яулады, аңа электросамокат тапшырылды. Яшүсмер егет башкаланың 173нче мәктәбендә VIII сыйныфта белем ала. Төп бүләк – тауда йөрүче велосипед белән I урынга ия булган җиңүче – 49 сорауның 48енә дөрес җавап биргән Резеда Якупова бүләкләнде. Ул Буа районы Иске Суыксу авылыннан килгән, аңа 31 яшь.

Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр, оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдереп, җәмәгать белән өйлә намазында һәм төшке ашта катнашты. Алар барысы да киләчәктә мондый конкурсларның дәвамлы булуын теләп калды.

Исегезгә төшерәбез, “Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйге август ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан игълан ителгән иде. Конкурста, җенесенә һәм яшенә бәйсез рәвештә, теләгән һәркем үз көчен сынады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*