tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта «Шома бас» Бөтенроссия бию конкурсының гала-концерты узачак
Екатеринбургта «Шома бас» Бөтенроссия бию конкурсының гала-концерты узачак

Екатеринбургта «Шома бас» Бөтенроссия бию конкурсының гала-концерты узачак

«Шома бас» бию конкурсы «Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары)» Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге һәм Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае ярдәмендә 2017 елдан бирле үткәрелә. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең жюри рәисе – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, әлеге конкурс уникаль һәм Россиядә бердәнбер. Анда Урал, Идел буе, Себер төбәкләре, Карелия, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Россиянең башка шәһәрләре коллективлары катнаша. Бәйгедә катнашучы барлык коллективлар да – күпмилләтле, һәм иң мөһиме, аларның күпчелеге – балалар һәм яшьләр.

Чара ике этапта үткәрелә. Беренче этап видеоматериаллар буенча коллективлар сайлау, икенче этапка чакырулар әзерләүне үз эченә ала. Беренче этапны узган коллективларга икенче этапта катнашу өчен чакыру билетлары җибәрелә. Бәйгенең икенче этабы 2022 елның 12-13 ноябрендә Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараенда (Екатеринбург шәһәре, Фестиваль урамы, 12) узачак.

Икенче этап тәкъдим ителгән конкурс эшләрен жюри әгъзалары тарафыннан җентекләп тикшерүне, хореография жанры өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрнең мастер-классларын, гала-концерт һәм бүләкләү тантанасын, шулай ук гала-концертны онлайн трансляцияләүне үз эченә ала.

Бөтенроссия татар биюләрен башкаручылар бәйгесенең гала-концерты 2022 елның 13 ноябрендә Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараенда узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*