Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. 9-16 ноябрьдә үтәчәк бу фестивальдә Әзербәйҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша.
11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Ул Төркиянең Бурса шәһәрендә узачак. Тамашачылар хозурына Г.Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгының
Матбугат хезмәте