tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабын тәкъдим итү булды
Әлки районында Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабын тәкъдим итү булды

Әлки районында Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабын тәкъдим итү булды

Бүген Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә Татарстанның атказанган табибы, шигъри җанлы Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабын тәкъдим итү булды.

Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы”Якташлык” җәмгыяте, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе белән берлектә оештырылган иде.

Казаннан – Әлки районында үскән, хезмәт куйган, Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, шагыйрә, “Ак калфак”татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина кайткан иде. Кунакларны Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге мәктәп коллективы, укучылар Нәүрүз бәйрәме белән каршы алды. Җитәкчелек гимназия буенча экскурсия ясады,”Оста куллар” күргәзмәсе дә оештырылган иде. Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәре буенча театральләштерелгән тамаша да күрсәтелде. Белем учагында шагыйрь,язучы Нәби Дәүли исемен мәңгеләштерүче музей эшли.Укучылар татарча,русча,инглизчә Нәби аганың иҗаты белән таныштырды.Тагын шунсы хак, гимназия, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән хезмәттәшлек итә.Укучылар үзәктә оештырылган чараларда актив катнаша.Бу хакта да мәгълүмат җиткерелде.
Конференцияләр залында укучылар кунакларны аягүрә басып каршы алды.Гимназия коллективы әлеге очрашу уңаеннан, бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, Татарстанның атказанган табибы дәрәҗәләренә ирешкән, хәзер үзенең клиникасын булдырып кешеләрне дәвалаучы Ирек Нуретдин улы Билалов турында документаль фильм эшләгән.Укучылар Ирек Билаловның шигырьләрен сөйләде, аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Күңелендә туган фикерләрен шигъри юлларга салучы Ирек Билалов укучысына өченче китабын тәкъдим итте.Басмада туган ягына,туган җиренә,үз нәселе,гаиләсенә багышланган, Татарстанның билгеле кешеләренә атап язылган шигырьләре, тормышы,иҗаты белән бәйле фотосүрәтләре урын алган. Ирек Билалов үз чыгышында хезмәт юлы,иҗаты турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.Яшь буынга бәхәләп бетергесез киңәшләрен бирде.Чарада Ирек Нуретдин улының кешеләргә карата ярдәмчел, уңган бакчачы,аш-суга осталыгы булуын да искәрттеләр.
Тамашачының соравы буенча җырлап та алды. Автор “Тукталышсыз гомер” китабын нәшир итүдә ярдәме өчен Әлки районы”Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага рәхмәтләрен җиткерде.Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина үз чыгышын Россия кооперация университеты ректоры,Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие”
хатын-кыз депутатлары җитәкчесе Алсу Рөстәм кызы Нәбиеваның теләкләрен җиткерүдән башлады.

Ирек Билаловка һәм гимназия директоры Фәридә Яруллинага Юнеско дөнья мәдәнияте институтының Рәхмәт хатларын тапшырды.Ә Әлки районы”Якташлык”
җәмгыятенең Рәхмәт хатларын, гимназия директоры урынбасары Лилия Әглиуллина һәм музыка укытучысы Илнур Шагалиев алды.

Шагыйрә,Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова күңелгә үтеп керерлек чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Гимназиягә үзенең китапларын бүләк итте. Шулай ук ике белем учагы директорлары киләчәктә узара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында да сөйләште. Чарада Әлки районы хакимияте башлыгы урынбасары Мария Платонова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сүрия Вәлиева, районның үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова,Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Рамилә Галиева, “Әлки хәбәрләре” газетасының бүлек мөхәррире Лилия Шәфыйкова да катнашып үз фикерләрен җиткерде.

Ирек Билаловка Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Автор “Тукталышсыз гомер” китабын, районның барлык мәктәп, китапханәләренә таратыр өчен, басманы районның үзәк китапханәсенә бүләк итеп калдырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*