tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ӘЛМӘНДӘР» IV МӘСКӘҮ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ АНИМАЦИОН ФИЛЬМЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
«ӘЛМӘНДӘР» IV МӘСКӘҮ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ АНИМАЦИОН ФИЛЬМЫ ДИП ТАНЫЛДЫ

«ӘЛМӘНДӘР» IV МӘСКӘҮ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ АНИМАЦИОН ФИЛЬМЫ ДИП ТАНЫЛДЫ

«Татармультфильм» берләшмәсе әзерләгән «Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы дип танылды. Мультфильм татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелде.

Кинофестивальдә балалар аудиториясе өчен өлкәннәр, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр төшергән фильмнар катнаша. Быел кинофестивальдә 18 илдән 78 эш тәкъдим ителде.

«Гаилә бәхете, тормышка мәхәббәт, Әлмәндәрнең шаянлыгы турындагы фильмыбыз Россия тамашачысына кызык булыр дип ышана идек. Без әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле», – ди «Татармультфильм» студиясе директоры, фильмның продюсеры Азат Ганиев. Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төшерелде.

Кинофестивальнең Гран-при бүләгенә Чжан Чжунхуаның «Сәнгать классы» фильмы (Кытай) лаек булды. Иң яхшы тулы метражлы балалар фильмы дип Филипп Дмитриевның «Космостан килгән кунак» (Россия) эше танылды, иң яхшы кыска метр – Джульет Бушениның «Ативио» фильмы (Франция).

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*