tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” программасы белән Россия шәһәрләре буенча турнега чыга
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” программасы белән Россия шәһәрләре буенча турнега чыга

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” программасы белән Россия шәһәрләре буенча турнега чыга

11-18 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләре буйлап гастрольләре узачак. Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.

“Бөтенроссия гастроль-концерт планы ярдәмендә илебезнең иң ерак почмакларында яшәүчеләр федераль театрларның спектакльләрен күрә, яраткан коллективларының концертларында була ала”, — дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта (Ульян өлкәсе) була. 13 апрельдә коллектив Саранскта (Мордовия Республикасы) сәхнә тотачак.

Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган: Исса эшчеләр поселогында (14 апрель), Кече Труёв авылында (15 апрель), Кузнецк шәһәрендә (16 апрель), Сосновоборск поселогында (17 апрель). Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.

Татарстаннан читтә ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итәчәк.

“Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары. Бу — зур тарихлы, фольклорны барлаучы номерлар”, – дип сөйләде программа турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Ул билгеләп үткәнчә, коллектив өчен «Без — Россия» федераль программасында катнашу – зур дәрәҗә. Бу – киң җәмәгатьчелекне милли татар җыры, хореографиясе үзенчәлекләре һәм татарның җаны белән таныштыру мөмкинлеге.

«Халкыбызның мирасы» программасында «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Рәйхан» җырларының яктылыгы һәм җанлылыгы «Картуф» һәм «Күн авылы»н башкаруның җиңеллеге һәм осталыгы белән үрелеп бара. Программада шулай ук «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун» һәм башка үзенчәлекле куелышлар да булачак. Алар барысы да – ансамбльнең алтын фондыннан.

Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*