tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьлеккә кайткандай
Яшьлеккә кайткандай

Яшьлеккә кайткандай

Балачак, мәктәп еллары – кеше күңелендә мәңге саклана торган матур хатирәләр. Шуларны әледән-әле яңартып тору өчен илнең, кайвакыт хәтта дөньяның да төрле почмакларына таралып яшәүче сыйныфташлар очрашулар үткәрәләр.

2 мартта Самараның “Белоснежка” хәләл кафесында  50 ел элек Тупли мәктәбен тәмамлап чыккан сыйныфташлар очрашты.

– Без беренче сыйныфка 1964 елда, китапханә бинасының бер читендә урнашкан кечкенә генә мәктәпкә килгән идек. Ул вакытта авылда тагын ике мәктәп тә бар иде.

1972 елда, без сигезенче сыйныфны тәмамлагач, авылда унъеллык мәктәп ачылды. Ул вакытта балалар саны күп иде. Алмалыдан да безнең авылга килеп укучылар бар иде. Ике сменада укыганлыктан, иртәдән кичкә кадәр мәктәп гөрләп торды, – дип искә ала Мәсгут ага Харисов. – Яшь, укымышлы укытучылар килделәр. Алар аңлаткан темалар әле дә истә. Аеруча рус теле укытучысы Гали абый Сатдаровның дәресләре күңелдә уелып калган. Класста утырган 24 бала да теманы яхшы аңларлык итеп аңлатып бирә белә иде. Ләлә апа Вәлиәхмәтовага, Алия апа Аләүтдиновага, Гөлсинур апа Гәрәевага, Гөлфия апа Гайсинага, гомумән, барлык укытучыларыбызга да без бик рәхмәтлебез. Арабыздан югары белем алып чыгучылар да байтак булды. Кызганыч, бүген мәктәп ябылган, мөгаллимнәребезнең күбесе арабызда юк инде. Ә менә безне чыгарылышка кадәр укыткан Валентина Чугунова исән-сау, Рождествено авылында яши.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, Тупли авылы мәктәбен 1974 елда тәмамлап чыккан сыйныф ул вакытта да, бүген дә бик тату, һәр биш ел саен очрашып-күрешеп торалар, юбилейлы туган көннәрне дә бергә билгеләп үтәләр. Быелгы очрашуны Мәсгут Харисов, Венера Латыйпова, Мәрьям Гарифуллина оештырганнар. Мәҗлес бакыйлыкка күчкән укытучылар һәм сыйныфташлар рухына дога кылудан башланган. “Арабызда Рәфыйк Сабиров кебек дустыбыз булуына бик шатбыз. Ул һәр очрашуны Йасин, Коръән сүрәләре укып башлый. Мәңгелеккә күчкән дусларыбыз рухына догалар укыгач, күңелдә ниндидер җиңеллек сизәбез. Кылган догаларыбыз кабул булсын иде”, – диләр сыйныфташлар.

– Аттестат алып чыгуыбызга 45 ел тулгач оештырылган очрашуга утыздан артык кеше җыелган иде, ә быел барлыгы егерме кеше генә килә алды, – дип авыр сулый Венера Латыйпова. – 40 елдан соңгы очрашуда мин бер дә күрешмәгән сыйныфташым белән очраштым. Ул мәктәпне тәмамлагач, БАМ төзелешенә киткән иде. Олыгайган саен сыйныфташлар ныграк сагындыра, барысын да күрәсе килә. Шуңа күрә һәр очрашуга ашкынып киләбез, ныклап әзерләнергә тырышабыз. Быел, мәсәлән, Мәсгут истәлеккә мәктәп һәм сыйныфташлар фотосы төшерелгән кружкалар бүләк итәргә тәкъдим итте, мин стена газетасы ясадым. Безнең идеяләр барысына да бик ошады. Мәсгут чараның мәдәни ягын да кайгырткан – яраткан гармунчыбыз Мидхәт Әминовны чакырган. Рәхәтләнеп сөйләштек тә, биедек тә, җырладык та. Кыскасы, бик күңелле булды. Алга таба да шулай, дуслык җепләрен өзмичә, тату яшәргә, очрашып-аралашып торырга сүз бирешеп таралыштык.

– Барыбыз исеменнән дә «Белоснежка» хәләл-кафесы җитәкчесе Тәлгать Мортазинга, телеңне йотарлык итеп тәмле ризыклар әзерләгән пешекчеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип йомгаклады сүзен Мәсгут ага.

Чәчләренә инде чал кереп баруына карамастан, күңелләрендә яшьлек дәрте сүнмәгән, көндәлек мәшәкатьләр арасында балачак дуслары белән очрашырга вакыт тапкан актив сыйныфташлар яшьләр өчен үрнәк. Афәрин!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*