tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Факил Сафин Яр Чаллы шәһәренең 48нче балалар бакчасында очрашуда булды
Факил Сафин Яр Чаллы шәһәренең 48нче балалар бакчасында очрашуда булды

Факил Сафин Яр Чаллы шәһәренең 48нче балалар бакчасында очрашуда булды

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Яр Чаллы шәһәренең 48нче балалар бакчасында очрашуда булды.

Балалар аның иҗатыннан шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Язучы һәр балага китапларын бүләк итте. Аннан Факил Минңемөхәммәт улы үзенең рус һәм татар телендәге балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен укыды. Үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Очрашу бик җылы рухта барды. Әлеге очрашу балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Факил Сафин 1970 елларда яза башлый. «Тузганак чәчәге» (Чаллы, 1994), «Сәфәр» (2002) исемле шигырь җыентыкларында татар халкының язмышы турында уйлануларурын ала. Шигырьләре аллегорик сурәтләүләргә бай. «Соңгы көз» (Чаллы, 1992) повестенда кешенең тоталитар җәмгыятькә хас иллюзияләрдән арыну процессы тасвирлана. «Гөлҗиһан» хикәяләр җыентыгы мәрхәмәт, шәфкать турында.

«Биектауның башларында» (1998) романында автор татар әдәбиятында беренчеләрдән булып XX йөз ахырында Чечен Республикасы белән РФ арасында туган низагны чагылдыра. Төп геройлары репрессия корбаннары булган «Саташып аткан таң» (2003) роман-трилогиясе белән «Шәүлә» (2008) романы да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителә.

Чыганак: ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*