tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кара каргалар кайта
Кара каргалар кайта

Кара каргалар кайта

Борынгы кешеләр язны кара каргалар канат очларында алып киләләр, дип ышанганнар, шуңа күрә аларның килүе хөрмәтенә «Карга боткасы» дип аталган бәйрәм уздырганнар.

Яңа Мансур авылында да бу бәйрәм ел саен уздырылып килә. Менә быел да шул гореф-гадәттән аерылмадык. Бәйрәмнең тантаналы өлеше авыл клубында үтте. Җирлек башлыгы Илмир Гыйззәтуллин асыл затларыбызны 8 Март бәйрәме белән котлап, чараны башлап җибәрде. Аерым зур рәхмәтләр һәм изге теләкләр бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның әниләренә, тормыш иптәшләренә һәм якыннарына җиткерелде. Үзешчән артистларыбыз хатын-кызларыбызга бәйрәм бүләге итеп матур концерт программасы әзерләгәннәр иде.

Җырлап-биеп күңел ачулар саф һавада да дәвам итте. Кунаклар скакалка аша сикерү, гер күтәрү, дартс, капчык белән сугышу, күзләрне бәйләп, җепкә эленгән күчтәнәчләрне кисеп алу, аркан тартышу кебек уеннарда катнаштылар. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар тапшырылды.

Шул арада учак өстендәге казанда карабодай, дөге һәм “дуслык” боткалары пешеп чыкты. Күңел ачучылар ботка белән тамак ялгап алдылар, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре пешергән коймаклар, тәм-томнар белән чәй эчеп, күтәренке күңел, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Шундый матур чара оештыруда һәм уздыруда катнашкан, спонсор ярдәме күрсәткән 33нче һәм 1482нче мәхәллә мөселманнарына, бәйрәмне оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Туган җирләре өчен җан атып яшәгән кешеләр булганда, авыл яшәячәк!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*