tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар көйләр – моңлы көйләр» җыентыгы чыкты
«Татар көйләр – моңлы көйләр» җыентыгы чыкты

«Татар көйләр – моңлы көйләр» җыентыгы чыкты

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җырчысы Сөнгатулла Бекенинның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Татар көйләр – моңлы көйләр» дип аталган яңа китабы чыкты.

Сөнгатулла Хәкимҗан улы: «Туган илемә, Себер табигатенә, татар теленә, татар сәнгатенә багышлап иҗат иткән шигырьләремне нотага салып, Илнар Колмәмәтов ярдәме белән җыентык дөнья күрде. Илнар Шамил улы иҗади күңелле һөнәр остасы, ярдәмчел, сәләтле, оста, киң күңелле егет. Аңа рәхмәтләремне белдерәм, теләкләремне юллыйм», – дип шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Ноталы китап чыгару җиңел эш түгел.

Сөнгатулла абыйның берничә шигыренә һөнәри белеме булган Динара Әпсәләмова, хәзер Илнар Колмәмәтов зур тырышлык күрсәтеп, күп эш башкара. Үз төбәгебездә булган шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җыентыклары күп түгел. Сөнгатулла абый җыр китабын җырчыларга, мәдәният үзәкләрендә эшләүче иҗат кешеләренә тараткан. Якташыбызның яңа китабының тиражы зур түгел. Китапны татар сәнгатен яратучы якташларыбыз рәхмәт әйтеп алдылар. Сөнгатулла абый – «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамблендә уен коралларында уйнаучы бердәнбер үзешчән артист. Автор шәһәр, район тамашачыларына яхшы таныш. Татар авылларында оештырылган концертларда, скрипкасында үзлектән уйнарга өйрәнгән, һәркемгә таныш булган көйләр уйнаган, үзе иҗат иткән җырлары белән таныла. Сөнгатулла абый үзе Роберт Миңнуллинның шигырьләрен дә яратып укый, яттан сөйли. Ветеран укытучы татар халкының уртак теле, мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре барлыгын онытмый. Җыентыкка авторның 51 җыры кергән. 4 китап, 1 җырлар җыентыгы чыгарган Сөнгатулла Бекенин үзенең җырларын башкарган күренекле җырчы-композиторлар – Рөстәм һәм Руслан Мәмәтовларга, «Йолдызлар» балалар ансамбле белән эшләүче Динара Әпсәләмовага, «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбленә, Илнар Колмәмәтовка һәм иҗатташ дусларына рәхмәтләрен белдерде.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*