tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт башлыгы махсус операция хәрбиләренә 55 кг токмач әзерләгән ханымнар турында сөйләде
Әлмәт башлыгы махсус операция хәрбиләренә 55 кг токмач әзерләгән ханымнар турында сөйләде

Әлмәт башлыгы махсус операция хәрбиләренә 55 кг токмач әзерләгән ханымнар турында сөйләде

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов битараф булмаган авыл халкының махсус операция хәрбиләре өчен ярдәм җыюы турында социаль челтәрдә сөйләгән.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе Кичүчат авылы хатын-кызлары, аерып әйткәндә, өй токмачы әзерләү өчен 18 кешелек команда оештырган Зөбәрҗәт Садриева турында сөйләде.

«Алтын куллы осталар тарафыннан ярымфабрикатлар белән 74 контейнер әзерләнгән, ә бу — 55 килограмм өй токмачы. Аны ясау өчен шактый вакыт һәм көч, шулай ук 800 дән артык йомырка кирәк булган», — дип яза ул.

Өй ризыклары салынган контейнерлар якын арада махсус хәрби операция зонасына егетләргә җибәреләчәк.

Җирле мәдәният йортында ярымфабрикатлар ясау белән генә шөгыльләнеп калмыйча, күңел җылысы кушып оекбашлар бәйлиләр һәм гуманитар ярдәм оештыруда булышалар.

«Битараф булмавыгыз, игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерергә телим! Чын ярату белән җыелган һәр ярдәм егетләргә көч һәм күтәренке кәеф бүләк итә», — дип билгеләп үтә ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*