tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Пенза өлкәсендә совет язучысы Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган чара узды

ВИДЕО: Пенза өлкәсендә совет язучысы Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган чара узды

Пенза төбәге 19-20 нче гасырларда татар тарихында якты эз калдырган байтак кына танылган шәхесләрне биргән якларның берсе. Тенишевлар,Терегулловлар, Еникеевлар, Рәмиевлар нәселләре халкыбызны дөньяга танытучылар. Ә шушы якларда туып-үскән Габдрахман Әпсәләмов, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуйлар бүген дә татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Пензалылар үзләренең данлыклы якташларының исемнәрен мәңгеләштерү, аларның бай мирасын туплау буенча эзлекле эш алып баралар. Биредә алар хөрмәтенә истәлек такталары ачыла, китаплар чыгарыла, фәнни-гамәли конференцияләр уза. Ә узган атнада өлкәнең Татар Кынадысы авылында татар совет язучысы Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышлап төбәкара методик семинар үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*