tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялуторда “Сөйләшү” клубы эшли башлады
Ялуторда “Сөйләшү” клубы эшли башлады

Ялуторда “Сөйләшү” клубы эшли башлады

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәнияте үзәгенең татар йорты экспозициясе бүлмәсендә “Сөйләшү” клубы беренче очрашуын үткәрде. Бу турыда интернет челтәреннән укып, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Равис Мулюковка мөрәҗәгать иттек. Ул әлеге кичәнең идеясен Раил хәзрәт Мәхмүтов җиткереп, аны хуплап каршы алуларын хәбәр итте. Программасын төзү өчен җаваплы итеп ветеран укытучы Рәмзия Шукурованы билгеләгәннәр.

Беренче очрашуда Габдулла Тукайның биографиясен һәм аның әсәрләрен искә төшерәләр. Аның “Туган тел” шигырен укыйлар һәм җырлап та алалар. Сөйләшкәндә татар телендә фикерләрне белдерү өчен сүзлек запасы җитмәве ачыкланган. Киләсе чараларда шигырьләр аша яңа сүзләр өйрәнергә уйлыйлар ялуторлылар.

– Татар телен сакларга кирәк, дигән сүзләрне күп ишетәбез, – диде Равис Ильяс улы. – без үзебездән башладык. Татар телебезне шигырьләр аша шомартырга уйладык. Шигырьләрдә тормыш тасвирлана, алар кыска, аңлаешлы, уңайлы язылганнар. Һәркайсыбыз кычкырып укыйбыз, аннары фикер алышабыз. Барысы да татар телендә бара. Киләсе очрашуларда Асланада, Атьялда, башка авылларда да җыелырга уйлыйбыз.

Балалар белән эш башладык. Сәел мәчетендә балалар бакчасы сабыйлары белән аралаштык, аннары татар милли ашлары әзерләп бәйрәм оештырдык. Күптән түгел автономия белән берлектә ике иҗтимагый оешма вәкилләре: “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары балалар белән очрашу үткәрдек. Габдулла Тукай әсәрләре буенча төзелгән татар телендә мультфильмнар карадылар, психолог тренинг үткәрде, уйнадылар, аралаштылар.

Тагын да безнең бер клуб бар: анда төрле темаларга китаплар укыйбыз. Ике атнага бер очрашып, эчтәлеге турында сөйләшәбез.

Ялутор район автономиясе тел сагында үз юлын сайлаган. Профессор Рүзәл Юсупов әйткәнчә: “Туган телебез, ата-анабыз, туган җиребез кебек үк кадерле нәрсә: аны саклап үстерү, сафлыгы сагында тору – культуралы, зыялы һәрбер кешенең изге бурычы.” Милләт өчен һәрбер татар кешесе үзенең җаваплылыгын тойса, эшләребез уң булыр.

Ә “Сөйләшү” клубы оештыручылары 30 ноябрьдә 18.00 сәгатькә Ялуторовск шәһәренең милләтләр мәдәниятләре үзәгенә яңа очрашуга чакыра.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*