tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красная Гор­ка мәчетендә хаҗи Хәйдәр хәзрәт Рәхмәтуллинның юбилеен билгеләп үттеләр
Красная Гор­ка мәчетендә хаҗи Хәйдәр хәзрәт Рәхмәтуллинның юбилеен билгеләп үттеләр

Красная Гор­ка мәчетендә хаҗи Хәйдәр хәзрәт Рәхмәтуллинның юбилеен билгеләп үттеләр

11 ноябрь көнне, Түбән Новгород өлкәсенең Красная Гор­ка мәчетендә зур аш табыны булып үтте. Ул мөхтәрәм имамыбыз, хаҗи Хәйдәр хәзрәт Рәхмәтуллинның 60 яшьлек юбилеена һәм 30 еллык рухи эшчәнлегенә багышланган иде.

Кадерле юбилярны котларга, бүләкләргә һәм аш табынында катнашырга өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкә Алем­нар советы рәисе Мансур хәзрәт Хөсәинов, Воло­дар округы хакимияте исеменнән шушы җирлекнең депутатлар Советы депутаты Родион Кузнецкий, Горбатовка халкы исеменнән бистә китапханәсе мөдире Жанна Гребнёва, Дзержинск татарлары автономиясе рәисе урынбасары Зөһрә Абдуллина, мәрхәмәтле меценатларыбызның берсе булган Габделәхәт Сәйфуллин һәм мәчетебез мәхәлләсе исеменнән шушы юллар авторы килгән иде.

Һәммәбез дә хөрмәтле юбилярыбыз адресына бик күп җылы сүзләр әйттек, аның мәхәлләбез һәм динебез тормышына, халыкара дуслыкны ныгы­туга куйган игелекле гамәлләрен югары бәяләдек, җылы теләкләр теләп, Рәхмәт хатлары тапшырдык, кыйммәтле бүләкләр белән сөендердек.

Чынлап та, мәчетебез ачылганнан алып (2011 ел), Хәйдәр хәзрәт указлы имам буларак җирле дин кардәшләребезнең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү юлында ислам кануннары нигезендә намус белән хезмәт итә һәм шул фида­карь эшчәнлеге аркасында милләттәшләребез вә өлкә Диния нәзарәте каршында дан-шөһрәт казан­ды, хәтта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин имзалаган Рәхмәт хатына да ия булган абруйлы хәзрәтебез ул.

Бу көнне мәҗлескә җыелган барча кунаклар һәм дә мәхәлләбез, шәхсән үз исемемнән Хайдәр хәзрәтне яраткан, көтеп алган “Туган як” газета­быз аша тагын бер тапкыр юбилейлы туган көне белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә аңа тагын бер 30 ел мәчетебездә имам булып торырга насыйплар­дан әйләсен иде, дигән теләктә һәм хәтем-догада торам.

Мостафа ФАТЫХОВ.

Красная Горка,

Володар округы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*