tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә “Каз өмәсе” фестивале узачак
Мөслимдә “Каз өмәсе” фестивале узачак

Мөслимдә “Каз өмәсе” фестивале узачак

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивален үткәрә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашты.

Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош-корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора.

Быел фестивальдә катнашырга 471 кеше гариза җибәрде – ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары. Бәйге октябрь-ноябрь айларында 7 номинация буенча барды, 33 җиңүче сайлап алынды.

Фестиваль 2 өлештән тора: 1. Милли рух һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү (ТР Мөслим районы, Мөслим җирлеге, ноябрь); 2. Социаль-экономик үсешне тәэмин итүдә ярминкә-фестивальләр (ТР Казан шәһәре, декабрь)

Шулай ук бу елны фестиваль кысаларында “Мөслим бизәкләре” исеме астында 5 номинациядән торган бәйге алып барылды. Барысы 54 кеше 100дән артык эш тәкъдим итте. Бәйгенең төп шарты – татар нәкышләренә каз элементын кертү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*