tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Каз өмәсен асфальтта күрсәтергә ярамый
Данис Шакиров: Каз өмәсен асфальтта күрсәтергә ярамый

Данис Шакиров: Каз өмәсен асфальтта күрсәтергә ярамый

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров каз өмәсен шәһәр эчендә, асфальтта күрсәтергә ярамавын әйтте.

«Каз өмәсен, әлбәттә, асфальтта күрсәтергә ярамый. Каз өмәсен күрсәтүнең үз урыны бар – авыл җирлеге. Шуңа без «Каз өмәсе» фестиваленә нәтиҗә чыгаруны Казанда оештырмыйбыз. Ярминкәсен шәһәрдә уздырырга мөмкин. Ихатада, бала-чага белән бергә оештырылган каз өмәсе генә кабул ителә. Каз берничек тә шәһәр җирлегенә туры килми», – дип сөйләде ул Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленә багышланган матбугат очрашуында.

Ул милләткә кагылышлы вак мәсьәлә булмавын ассызыклады. «Еш кына «каз өмәсе» диләр дә музыкаль, театральләштерелгән композицияләр турында гына сүз алып баралар. Милләткә кагылышлы вак мәсьәлә юк. Гади булып тоелган кайбер мәсьәлә еш кына тулы халыкчан хәрәкәткә әйләнә», – диде ул каз өмәләренең мөһимлеген ассызыклап.

24-25 ноябрьдә Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале уза. Быел фестивальдә катнашырга 471 кеше гариза җибәргән – ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары. Бәйге октябрь-ноябрь айларында 7 номинация буенча барган, 33 җиңүче сайлап алынган. Фестивальдә бәйгегә нәтиҗә ясалачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*