tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург – халык геройлары җире
Оренбург – халык геройлары җире

Оренбург – халык геройлары җире

Оренбург җирләре очсыз-кырыйсыз, аларны кыска вакыт эчендә йөреп бетереп булмый. Безнең төбәк тари­хын өйрәнүчеләр десанты Татар Каргалысыннан соң, Шарлык районына юл тотты. Шушы җирлек илебезгә бик күп батырлар биргән, алар арасында татар халкының бөек шагыйре, каһарманы Муса Җәлил дә бар. Оренбург өлкәсенә килеп, аның туган авылы Мостафага бармый калып булмый инде һәм ООО ”Идел-Урал” оешмасының генераль директоры Рушания Миңнулла кызы Әббәсова без­не шушында алып китте дә.

Муса Җәлил туган авылда

“Татар халкының бөек улы, герой-шагыйре Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасының Мо­стафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә”, – татар әдәбияты дәреслегендә язылган шушы юлларны мәктәп елларында укымаган татар баласы бик сирәктер, ул юллар күбебезнең йөрәгендә кызыл хәрефләр белән язылган. Ә кайчандыр гомеремдә бер тапкыр гына аның туган туфрагына барып, һәйкәленә чәчәкләр салырмын, рухына догалар кылырмын дигән уй башка да кермәгәндер бәлки. Ләкин нафкаларыбыз, тормыш юлларыбыз көтмәгәндә генә шундый язмыш бүләкләре ките­реп бирә кайчак – төбәк тарихын өйрәнүчеләр десанты берен­че октябрь көнендә Җәлилнең туган авылына сәфәр кылды. Җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов безгә: “Оренбург җиренә килеп, татар халкының горур улының туган авылын күрмичә калырга ярыймы соң?!” – дигән фикерне барлады. Һәм, ниһаять, без биредә – Мостафа авылында. Белгәнебезчә, Муса биредә 1913 елга кадәр яши, ан­нары әтисе Мостафа абый ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый, ләкин 1918 елда туган авылына кире кайта һәм бер ел­дан шунда вафат була.

Мостафа авылында, ял көне булуга карамастан, без­не көткәннәр, чын татарларча каршы алдылар. Безнең белән шагыйрьнең кызы Люция ханым, аның оныгы Бограт, “Мәдәни Җомга” газетасының баш редак­торы Вахит Имамов, шагыйрь Ләбиб Лерон, “Казан утлары” журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин да килгән иде. Әтисе кебек кечкенә генә буйлы, 87 яшьлек Люция ханым делега­ция белән җылы мөнәсәбәтләр-дә тагын бер кат аралашып, мөлаемлылыгы белән үзенә җәлеп итте, безнең бик күп со­рауларга бик теләп җавап бирде. Аның әнисе Зәкия Садыйкова шигырь язу түгәрәгенә йөри, түгәрәк җитәкчесе шигырьләрен “Октябрь баласы” журналына җибәрергә тәкъдим итә. Ә аның баш редакторы Муса Җәлил була. Әнисе журналга үзенең поэмасын җибәрә. Озакламый алар очрашып, бер-берсенә гашыйк булалар, мәхәббәт җимешләре булып, кызлары Лю­ция туа. Ләкин 1936 елда Муса Җәлил Мәскәүгә киткәч юллары аерыла, Зәкия башка кешегә кияүгә чыга.

Люция бала чактан ук музыка белән шөгыльләнә. Бик матур җырлагач, Мусаның дуслары әнисенә аны музыка мәктәбенә бирергә тәкъдим итә. Җиденче сыйныфта укыганда әтисенең “Кызыма” дигән җырын да җырлый ул, шуннан бирле бөтен гомерен сәнгатькә багышлый. Бик озак Казанда яши, оныгы Бограт тугач, кызы янына Санкт-Петербургка күчә һәм унсигез ел инде шунда яши. Мостафа авылында ул беренче тапкыр гына. Әтисенең туган туфрагы­на килеп, аның музеен күреп, бабаларының каберенә барып, аларның рухына үзе догалар укып, безнең белән аралашып, форумга бер ямь өстәде Люция ханым.

Без дә һәйкәлгә чәчәкләр куеп, герой-шагыйрьгә багыш­лап митинг уздырдык, аны искә алып, шигырьләрен укыдык. Безнең Сәрия Сайрулла кызы “Җырларым” шигырен сөйләде, ә Харис хәзрәт Муса Җәлилнең рухына дога кылды.

Аннары шагыйрьнең халык мемориаль музее белән та­ныштык. Ул Муса Җәлилгә Со­ветлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе бирелгәч, 1960 еллар ахырында ачыла һәм бөек татар каһарманының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Музей директоры һәм экскурсияләр алып баручысы Нәфисә ханым геройның тормышын һәм иҗат юлын энәсеннән алып җебенә кадәр белә, безнең кат­лаулы сорауларыбызга да, бик төгәл җавапларын кайтара бар­ды.

Муса Җәлилгә багышланган әлеге музей Советлар Союзын­да беренчеләрдән була. Башта ул мәктәп бинасында урнашкан булган, 1971 елда мең ярым кеше кабул иткән. Аннары аны авыл мәдәният йортына күчерәләр. 1991 елда “Халык музее” исеме бирелә, 2012 елда Оренбург өлкәсе хакимияте һәм Татарстан Республикасы ярдәме белән музейга бик зур рекон­струкция эшләнә. Шагыйрьнең музее, авыл мәдәният йорты, китапханәсе, мәктәп, парк, Муса Җәлил һәйкәле, Хәтер обели­скы – болар барысы да Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс эченә керә.

Музейдагы экспонатларның төп өлешен документлар, ис-тәлекләр, хатлар, газеталар, китаплар, фоторәсемнәрнең күчермәләре тәшкил итә. “Ша-гыйрьнең бала чагы һәм яшьлек еллары”, “Муса Җәлил иҗатын-да кызыл чор”, “Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы һәм иҗат чоры”, “Үлемсезлеккә юл” экспозицияләре беркемне дә битараф калдырмады. Нәфисә ханым белән Җәлилнең тор­мыш һәм иҗат юлын тагын бер кат үттек, бик күп яңа мәгълүмат алдык. Әйе, бөек шагыйребез, милли каһарманыбыз халкыбыз күңелендә мәңге яшәр. Дошман­нар аны үтерсәләр дә, ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар, Муса Җәлил туган иленә җыр булып кайтты.

Җырлап үттем

данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем

тормыш языма.

Соңгы җырым

палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Муса Җәлил исемен аның ту­ган җирендә горурлык белән искә алалар, һәр буын аны күңелендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге, Мостафа авылында да моны онытмыйлар. Бүген авылда ни­бары йөз генә кеше яшәсә дә, мәктәптә барлыгы унөч бала гына укыса да, Мостафа авылы илгә, бөтен татар дөньясына бөек Җәлилне биргән авыл бу­лып калачак дигән уйлар белән икенче геройның авылына юл тоттык.

Нектов музеенда

Шарлык районының Казанка авылында Социалистик Хезмәт Герое Прокофий Нектовның (1912-1987) музее бар. Уйлап карасаң, хезмәт батырларына багышланган музейлар безнең илебездә шактый, ләкин биредә бар да башкача булып чыкты. Музей паркыннан ук безне бер мөлаем ханым бик матур каршы алды, шушы паркта мемориаль зона да урнашкан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ­ларга һәйкәл куелган, Социали­стик Хезмәт Геройлары (алар Оренбург җирендә 99 кеше икән) аллеясы урнашкан. Шулай ук П.В.Нектовка да һәйкәл бар.

Безне каршы алган ханым Нектовның кызы Галина булып чыкты. Ул әтисе исемен йөрткән музейда шундый эчтәлекле экскурсия оештырды, без аны күз яшьләребезне сөртә-сөртә тыңладык.

Кем соң ул Прокофий Нектов? Шушы җирлектә туган, су­гышка кадәр бер гади авыл егете, гармунчы, колхозда трак­торчы булган. Илебезгә немец гаскәрләре басып кергәч, үзе ке­бек меңнәрчә егетләр шикелле, сугышка киткән. Ләкин 1943 елда Ленинград фронтының Старая Русса шәһәре янында барган сугышта бик каты яралана. Ул үзенең истәлекләрендә шулай дип яза: “Үземә килгәч, мин тирән чокырда, бозлы суда ят­канымны сиздем. Ләкин ике ая­гым да уттай яна кебек. Десант пычагын алып, чокырның туңган стенасына кададым, сузылдым, тик булдыра алмадым. Бераз көч җыярга һәм авыртуны киметергә яттым һәм яңадан үрмәли баш­ладым. Күпме вакыт үткәнен хәтерләмим, пычакны алып, та­гын эшкә керештем. Газаплар белән, шушы пычак ярдәмендә чокырдан чыктым. Аннары мин бары тик атышлар һәм тавыш­лар ишеткәнемне генә хәтерлим. Үзебезнекеләрме? Немецлар­мы? Үзебезнекеләр булып чыкты. Анысын инде мин госпитальдә уянгач кына белдем. Үз тәнемне әле сизми идем, әмма уң аягым­ны тулаем ампутацияләгәннәр, ә сул аягымны тездән бераз түбәнрәк кискәннәр”. Шулай берчә ике аягын да югалта ул, унсигез операция кичерә. 1943 елның декабрь аенда өенә ин­валид булып кайта. Ләкин эшсез ятарга теләми, кырга кайтырга һәм комбайнчы булырга карар кыла. Аның үтенече буенча Бе­лозерск МТСына СЗК комбай­ны китерелә.

Прокофий Нектов бу машинаны үзе торгызырга өлгерә һәм эшләргә өйрәнә. Бе­лозерск МТСында, аннары Киров исемендәге колхозда комбайн­чы булып эшли башлый. Шулай итеп, икенче Маресьевның кыр сезоны башлана. Меңәр гектар җир эшкәртү, иген уру – барысы да Нектовның эше. 1951 елда 1640 гектар җир эшкәрткән өчен анарга Социалистик Хезмәт Ге­рое исеме бирелә. Үзе батырлык дип санамаган барлык кырчы­лык эшләре өчен ул тагын дүрт тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнә. Ә Нектовның чын батырлыгы – аякларсыз булу­га карамастан, үзен-үзе җиңеп, тулы хокуклы кеше булып яшәве. Ул көч-хәле беткәнче колхозда эшли. Аның “Победа” автомоби­лен һәркөнне я басуда, я ремонт остаханәсендә очратып булган. Прокофий Нектовны авыл халкы яраткан, аның белән горурлан­ган.

Нектовның ике аяксыз гомер итүе – тормышның бик авыр сы­навы булгандыр дигән уйлар килә башка. Ләкин ул сынмаган, сыгылмаган, комбайнының үзе өчен эшләгән тимер урындыгы­на утырып, халык өчен иген ур­ган, басулар эшкәрткән, шушы хезмәте белән бик бәхетле бул­ган. Төннәр буе тән авыртула­рын, әрнүләрен хатыны Евдокия белән икәү генә белеп, иртән та­гын ил өчен эшкә чыгып киткән. Шушы түгелме соң батырлык?!

Нектовлар гаиләсе нәсел дәвамчылары булуын бик телә-гәннәр, ләкин үз балалары бул­магач, балалар йортыннан Галя исемле бер кечкенә кызчыкны алып кайталар. Аны үстереп, бе­лем биреп, олы тормыш юлына озаталар, оныкларын да күрергә насыйп була.

Хәзер Галина Прокофьев­на әтисенең туган авылы Ка­занкада “Оренбург җиренең Социалистик Хезмәт Герое П.В.Нектовның дан музеен” җитәкли. Ләкин аны Нектов музее дип кенә йөртәләр. Ул биредә җитәкче, экскурсовод кына да түгел, музей аның тор­мыш эше булып киткән. Шушы батыр турында энәсеннән алып, җебенә кадәр тагын кем белә?! Менә шуның белән ул үзенә җәлеп итә белә дә инде. Бирегә халык һаман килеп йөри, му­зейда меңнән артык экспонат бар, хәтта геройның аяксыз ка­лып, фронттан утырып кайткан тәгәрмәчле чанасы да. Берва­кыт Оренбургның туган як та­рихы музееннан килеп: “Безгә әтиегезнең бер күлмәген генә биреп торыгыз!” – дип сорагач, Галина Прокофьевна: “Бирә алмыйм, әтинең күлмәге бер генә”, – дип җавап кайтарган.

Биредәге уникаль экспонат­лар белән танышып, “Менә бит нинди кешеләр яшәгән безнең туган илебездә!” – дип, горурлык хисләренә чумып, каһарманнар җиреннән кайтып киттек.

Әйе, шушы музейларда сакла­ныла торган бәясез экспонат­лар, архив документлары аша үсеп килүче яшь буынга зыялы кешеләребезнең батырлыгын җиткерү – үзе бер бик кирәкле һәм мөһим эш дип саныйм мин. Ул барыбызны да тыныч тормышның кадерен белергә, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дә кызганмаска өйрәтә түгелме соң?!

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Зур Рбишча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*