tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Уразаев: Каз өмәсе – татар авылларын саклау юлларының берсе
Фәрит Уразаев: Каз өмәсе – татар авылларын саклау юлларының берсе

Фәрит Уразаев: Каз өмәсе – татар авылларын саклау юлларының берсе

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев фикеренчә, каз өмәләрен үткәрү татар авылларын саклап калуның бер юлы булып тора.

«Татар авылларын саклау юлының берсе – каз өмәсе. Казчылык, умартачылык һәм бакчачылык бүген татар авылларында төп чыганак ресурсы булып тора. Авылларда маллар асрау юкка чыгып бара, җир эшкәртелми. «Каз өмәсе» фестивале татар телен саклау программасы булып тора, ул фәкать татар телендә уза. Фестивальне өченче тапкыр уздырабыз һәм катнашучы яшьләр, балаларның артуы сизелә. Бу каз өмәсендә дүрт буын катнашачак. Бу – буыннар арасындагы мөнәсәбәт», – дип сөйләде ул Мөслимдә булачак «Каз өмәсе» фестивале турында.

Аның сүзләренчә, Мөслимдәге «Каз өмәсе» фестивале 2 декабрьдә Мәскәүдә узачак Татарстан көннәрендә күрсәтеләчәк. «Ул, чын мәгънәсендә, Россиякүләм проектка әйләнде», – дип ассызыклады ул.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова каз продукциясен җитештерүчеләрнең арта баруын ассызыклады.

«Кукмара районының Зур Сәрдек авылы күпләп май канаты ясый. Мендәрләр һәм мендәр эчлекләрен әйтәсе дә түгел. Каз маеннан кремнар һәм сабыннар да барлыкка килде», – дип сөйләде ул журналистларга.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*