tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисованың 65 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Кадрия Рәес кызы! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез халкыбызның үрнәк хатын-кызы. Үз гомерегезне, бар көчегезне милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклап калу, үстерү өчен кызганмый эшлисез. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче татар хатын-кызлары белән бергәләп, сез җитәкләгән “Ак калфак” оешмасы яшь буынны тәрбияләү, телебезне, милләтебезне, буыннар чылбырын саклап калу буенча матур эшләр алып бара. “Татар кызчыгы, Татар малае” конкурсы, “Каз өмәсе” фестивале, “Шәҗәрәләр”, “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе кебек зур проектлар тормышка ашырыла.

Кадрия Рәес кызы! Сезгә алдагы көннәрдә дә эшегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге, тигезлек, саулык, озын гомер телибез.

                                                                  Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*