tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаслылар Шәүкәт Галиевне искә алды
Апаслылар Шәүкәт Галиевне искә алды

Апаслылар Шәүкәт Галиевне искә алды

20 ноябрь – танылган татар язучысы, якташыбыз Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан хәтер чарасы узды. Әгәр исән булса, Шәүкәт абый Галиев 20 ноябрьдә 95 яшьлеген каршылаган булыр иде.

Райондашлар аны быел да зурлап искә алды. Район үзәк китапханәсе янындагы бюстка чәчәкләр салынды. Мәдәният хезмәткәрләре – музей, үзәк китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, аны белгән өлкәннәр якты хатирәләр белән уртаклашты, истәлекләрен яңартты. Чарада Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов районда узачак чаралар белән таныштырып узды. Шәүкәт Галиевкә багышланган, республика вәкилләре катнашындагы иң зур чара – 1 декабрьдә булачагын белдерде.

Искә алу чарасында данлыклы якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан, тиздән Апасның бер урамына Шәүкәт Галиев исеме биреләчәге дә әйтеп үтелде. Олы Бакырчы мәктәбе Шәүкәт Галиев исемен йөртә, туган авылында музей-йорты эшчәнлек алып бара. Бу хакта да тулы мәгълүматлар яңгырады.

“Шәүкәт абый Галиев 62 ел иҗат итә. Аның 60 китабы нәшер ителә. Кайбер китаплары берничә телгә дә тәрҗемә ителгән. Ул – балалар шагыйре. Шәүкәт абый безнең якларда еш булды, очрашты, иҗат итте”, – диде Рәмис Ногманов.

Кичәдә Шәүкәт Галиев белән якыннан аралашкан өлкәннәр дә катнашты. Фәрит абый Кәлимуллин, Миләүшә апа Вәлиуллина истәлекләре белән уртаклашты. Руцилә апа Садриева да Шәүкәт абый иҗатыннан көч алып яшәвен белдерде.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*