tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт егете «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша
Әлмәт егете «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша

Әлмәт егете «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша

Әлмәтнең 1нче гимназия укучысы Шамил Тимеров «Сириус» белем бирү үзәге тарафыннан әзерләнгән «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша.

Хәзерге вакытта ул Сочи шәһәрендә Россия югары уку йортларының федераль программалары буенча рәсем һәм сыннар ясау серләренә өйрәнә.

Өч атна дәвамында укучылар иҗади остаханәләрдә рәсемнән (гипс, экорше, натурадан) алып скульптурага (баш һәм фигура) кадәр сәнгать кәсебенең төп күнекмәләрен үзләштерәчәк.

Сочидагы «Сириус» белем бирү үзәге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Олимпия инфраструктурасы базасында «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды тарафыннан оештырылган.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*