tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльвира Камалова: “Салих Сәйдәшев билгеләгән татар музыка үсешенә альтернатива юк”
Эльвира Камалова: “Салих Сәйдәшев билгеләгән татар музыка үсешенә альтернатива юк”

Эльвира Камалова: “Салих Сәйдәшев билгеләгән татар музыка үсешенә альтернатива юк”

ТР Заманча сәнгать галереясе җитәкчесе, музыка белгече Эльвира Камалова фикеренчә, татар музыкасы үсеше идеяләрен билгеләгән мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевка әлегә альтернатива юк. Бу хакта ул TAT CULT LAB музыка лабораториясендә узган лекциясендә сөйләде.

“Сәйдәшнең көче – югары музыка белемен, бәлки, белмичә, әмма интуиция һәм табигатьтән бирелгән сәләте ярдәмендә милли мәдәният музыкасын баетуында. Ул гадилек, табигыйлек һәм матурлык аша татар халкының моңында гомер-гомергә булган пентатониканы европа гармониясе белән берләштереп, искиткеч дәлил ясый. Сәйдәш булдырган шул нәтиҗә татар музыкасының үсешен күп дистә елларга алга билгели һәм әлегә аңа альтернатива юк”, – ди ул.

Эльвира Камалова әйтүенчә, татар музыкасы тарихының соңгы йөз елында булган әйберләр – Сәйдәш нигез салган идеяләрнең үсеше ул.

“Салих Сәйдәшев шулай сизгән, ишеткән. Музыкаль ансамбльләрдә катнашкан Сәйдәшкә бар кеше дә күзен алмыйча караган, ә ул бары тик яшь егет кенә булган. Ул музыкантларны күп төрле тавыш белән уйнарга өйрәтә. Бу – татар музыкасында беркайчан да булмаган хәл, аңлыйсызмы”, – ди музыка белгече.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*