tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнәс Гареевка – мактаулы исем
Әнәс Гареевка – мактаулы исем

Әнәс Гареевка – мактаулы исем

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылында уңышлы гына эшләп килүче хуҗалык җитәкчесе Әнәс Гареевка “Россия Федерациясе агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исем бирелүе турында таныклык тапшырды.

Әнәс Гареев Яңа Кызылсу авылында туып үсә. Туган җирендә туксанынчы еллар уртасында фикердәшләре белән бергә авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эшен башлап җибәрә. Арендатор буларак, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр.

Бүген якташлары аны авылның терәге һәм ышанычы, туган туфрагының чын патриоты итеп саныйлар. Моның сере дә билгеле – Әнәс Минзаһит улы, бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, үлеп баручы авылга сулыш өрә, иптәшләре белән бергә кайчандыр гөрләп торган “Дружба” колхозының ташландык хәлгә килгән җирләрен чәчә башлый, фермасын яңадан торгыза.

Гареев җитәкчелек иткән алдынгы хуҗалыкта хәзер Яңа Кызылсу, Андреевка һәм Коровино авылларында яшәүче 120 кеше эшли һәм ай саен лаеклы хезмәт хакы ала. Хуҗалык балалар бакчасын ремонтларга, стадион белән тренажер залы төзергә ярдәм иткән. “Золотой теленок” ширкате конторасы янында велосипедлар өчен заманча стоянка ясап куйганнар. Әнәс Минзаһит улы шундый конструкцияне Германиядә күреп кайткан икән. Шулай ук офис янында искиткеч матур газон да пәйда булган. Ул һәркемдә соклану тудыра.

Бүген хуҗалык кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Заманча техникада эшләүче булдыклы, оста игенчеләр тир түгеп үстергән уңышны түкми-чәчми җыеп алырга тырышалар. Биредә һәр елны уртача уңдырышлылык 60 центнер тәшкил итә. Яңа Кызылсу басуларында быел да мул уңыш үскән. Ә фермада абзарларны кышкы чорга әзерлиләр. Биредә Англия, Германия һәм Чехия фермерлары тәҗрибәсен уңышлы кулланалар. Замана авырлыкларына да карамастан, Әнәс Гареев хуҗалыгында эшләр гөрләп бара.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*