tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерак Көнчыгыштагы сабан туйлары – татарларның зур җиңүе – Сәрверетдин Туктаров
Ерак Көнчыгыштагы сабан туйлары – татарларның зур җиңүе – Сәрверетдин Туктаров

Ерак Көнчыгыштагы сабан туйлары – татарларның зур җиңүе – Сәрверетдин Туктаров

Ерак Көнчыгыш татарлары Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә зур күләмдә Сабан туйлары үткәрде. Татар милли бәйрәме 10 меңнән артык кешене җыйган. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Хабаровск шәһәре татарларының “Хәбәр” милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәрвәретдин Туктаров хәбәр итте.

хабаровск сабантуй 1

10 июльдә Сабан туе унөченче тапкыр Хабаровскида, 9 июльдә унберенче тапкыр Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә узган. Һәрбер бәйрәмдә 5 меңнән артык кеше катнашкан. “Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре Сабан туйлары – Ерак Көнчыгыш татарларының зур җиңүе”, – дип белдерде Сәрвәретдин Туктаров.

Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә оештырылган Сабан туйларында Татарстан делегациясен Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова җитәкләгән. Ул, бәйрәм кунакларын сәламләп, Татарстан хөкүмәте тәбрикләү хатларын укыган. Шулай ук Сабан туенда Хабаровск өлкәсенең губернаторы һәм хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Викторов катнашкан.

хабаровск сабантуй 2

“Татар бәйрәме Хабаровск өлкәсе мәдәни тормышының үзенчәлегенә әйләнде”, – дип белдергән Сергей Викторов.

Сәрвәретдин Туктаровның «Татар-информ» агентлыгына сөйләвенчә, ике Сабан туенда да Казаннан килгән “Ямьле» ансамбле һәм өлкә татарларының үзешчән төркемнәре чыгыш ясаган.

“Милли көрәш – Сабан туеның төп бизәге булды. Җиңүче тәкә һәм милли сувенирлар белән бүләкләнде”,- дип сөйләде Сәрвәретдин Туктаров.

Ерак Көнчыгыш татарлары вәкиле белдергәнчә, Татарстан ярдәмендә шундый ике зур Сабан туе уздыру – өлкә татарларының милли-мәдәни тормышында зур вакыйга буларак бәяләнә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*