tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Эш бетмичә өйгә кереп булмый”
“Эш бетмичә өйгә кереп булмый”

“Эш бетмичә өйгә кереп булмый”

Рәис Нигъмәтуллин Кече Бакырчы авылында агач цехы оештырган. Үз эшен башлап җибәрүенә 15 ел вакыт узган.

–Иң элек шахтада эшләдем. Аннан Казанга кайтып урнаштым. Шулай да күңел авылга тартты. Яратып эшлим. Агач эше ниндидер рәхәтлек бирә миңа, – ди оста.

Цехта такта яру, вагонкалар чыгару белән генә чикләнми. Куллары алтын хуҗа кое буралары, ишекләр, мунча кирәк-яраклары, аш өстәлләре, эт оялары да ясый. Үзе кебек агач эше белүчеләрне, балта осталарын эш белән дә тәэмин итә.

–Җәй көне иртәнге сәгать 4тә эшли башлыйм. Көнгә 18әр сәгать эшләгән чаклар бар. Эш бетмичә өйгә кереп булмый. Хезмәттән туктап торганыбыз юк. Мисал өчен, мунча урындыгы ясый башлыйм икән, аның инде сыйфатлы, шома, нык булуы да, планлаштырган вакытка бетүе дә кирәк, – ди Рәис абый.

Чыннан да цехта аның кул эшләре тезелеп киткән. Алар берсеннән-берсе матур һәм кызыктыргыч.

–Менә болар кыш көне буш вакытта тик кенә торасы килмәгән вакытта ясаган әйберләр. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү бик рәхәт бит ул, – ди хуҗа.
Рәис абый бина эчендәге агач эшләнмәләрне ясау җиһазын да үзе булдырган. Урамда исә такта яру җиһазы урын алган. Карап торышка җиңел генә тоелса да, күп тырышлык һәм сәләт таләп итә бу хезмәт.

–Күп әйберне интернеттан өйрәнәм. Аннан үземә җайлаштырам, фантазиямне өстим. Шунысы сөенечле: хәзер агач табу мәшәкатьле түгел. Аны китереп тә бирәләр, – ди Рәис абый.

Аның кулыннан чүкеч, пычкы, балта һәм башка эш кораллары төшми. Оста кулда биеп кенә торалар. Нәтиҗәсе исә күз алдында!

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*