tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәнең талантлы балалары профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә уйнаячак
Әтнәнең талантлы балалары профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә уйнаячак

Әтнәнең талантлы балалары профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә уйнаячак

Әтнә районының иң талантлы балалары Әтнә театры артистлары белән бер сәхнәдә спектакль уйнаячак.

«Узган сезонда Гомәр Мәрданов исемендәге балалар театр фестивален башлап җибәрдек. Без аны конкурс форматында ике елга бер үткәрәбез. Быел катнашучылар арасыннан актерлык осталыгы күренеп торган балалар белән Әтнә театры артистлары махсус проект эшләячәк», – дип сөйләде Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

Әлегә спектакль өчен материал сайланмаган. Ә инде аны кем куячагы билгеле – аны ГИТИСта укучы Татарстан кызы Гөлназ Минкина куя. Ул үзе шундый теләк белдергән.

Әлеге спектакль 20 мартка билгеләнгән. «Бу – Балалар һәм үсмерләр өчен дөньякүләм театр көне», – дип искәртте Ленур Зәйнуллин.

Гөлназ Минкина үткән сезонда Әтнә театрында Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясен куйды. Быел яңа ел әкиятен куюны да театр Гөлназ Минкина чыгарачак.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 2021 елда Гомәр Мәрданов исемендәге балалар театр фестивальне гамәлгә куйды.
Гомәр Мәрданов – татар артисты һәм режиссеры. Әтнә театрына нигез салучы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*