Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең 80 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итә. Камал театрында аншлаг белән юбилей кичәсе бара. Әдәби-драматик композиция актерның юбилей кичәсе өчен махсус әзерләнгән.
Юбилярга бүләкләр арасында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси бүләге һәм Европага – Карловы Вары шифаханәсенә юллама бар.
Әзһәр Шакиров юбилей кичәләрен әтисе һәм әнисе турында истәлекләрдән башлады. Моннан биш ел элек әнисе турында әдәби-драматик композиция әзерләнгән булса, бүген әтисе турында сөйләде.
Күренекле артистны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны котларга Уфадан башкорт театры артистлары, Чабаксардан чуваш театры артистлары килгән.
Әзһәр Шакиров — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты (1974, 1988), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998). 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый.