tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабаларын эзләде
Яңа Чишмә районында балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабаларын эзләде

Яңа Чишмә районында балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабаларын эзләде

2020 елның 19нчы февралендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының 8нче филиалындагы музейга «Йолдыз» балалар бакчасыннан тәрбиячеләре Гайфутдинова Ильмира апалары белән нәни кунаклар килде.

Музей хезмәткәрләре балаларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзелгән экспозицияләрдә аларның бабалары сугышкан урыннарны картадан күрсәтеп, батырлыклары турында сөйләп, экскурсия уздырды. Балалар сугыш ветераннары фотоларыннан төзелгән экспозициядә үзләренең бабаларын эзләде, “Сугыш өткән еллар” китабы белән танышты.

Шулай ук балалар Ватанны саклаучы егетләребезнең өс киемнәре, армиядән язган солдат хатлары, дембель альбомнарыннан төзелгән күргәзмәдә булды. Балалар үзләре дә фикерләрен, белгәннәрен аңлатып, истәлеккә фотога төштеләр.

Илсияр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*