tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Сибагатуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча: “Алар гади халыкка файдага гына”
Фатих Сибагатуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча: “Алар гади халыкка файдага гына”

Фатих Сибагатуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча: “Алар гади халыкка файдага гына”

Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин фикеренчә, Конституциягә керә торган төзәтмәләр социаль яклауга нигезләнгән.

– Төп законда ачыктан-ачык “Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый”, – дип язылачак, – ди ул. – Моннан тыш, ул минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеген ассызыклый. Эшләүче кеше ярлы булырга тиеш түгел! Хәзер эш бирүче яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы билгели алмаячак.

Фатих Сибагатуллин әйтүенчә, әлеге гамәлләр закон белән беркетелеп, киләчәктә бары тик уңай якка гына үзгәрешләр булачак, дигән сүз.

–  Әлеге төзәтмәләрдән бер дә куркасы түгел, чөнки алар гади халык өчен файдага гына эшләнә, – ди Дәүләт Думасы депутаты.

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*