tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турниры уза
Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турниры уза

Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турниры уза

Бүген Арча районында Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турниры уза. Турнирга республиканың 8 районыннан 121 көрәшче килгән. Көрәшчеләр әзерлекле, тырышлар.

Ярышларны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан буенча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Җаббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Фатыйх Сибагатуллинның туганнары һәм башкалар катнашты.

Ачылыш тантанасы күтәренке рухта узды. Килгән кунаклар Фатыйх Сәүбән улы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, җыелган көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. 

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин ― РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт бүләге лауреаты (1997), ветеринария фәннәре докторы, Халыклар дуслыгы ордены һ.б. бик күп төрле бүләкләр иясе. Танылган көрәшче һәм татар милли көрәше энтузиасты буларак Ф.Сибагатуллин республикада спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Берничә ел милли спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Федерациясе рәисе булып тора.

2022 елның 24 июнендә Мәскәүдә 72 яшендә вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*