tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышты
Форум делегатлары “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышты

Форум делегатлары “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышты

Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Форум делегатлары килеп, теркәлү уздылар. Алар Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә урнашты. Форумда Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән якынча 1200 делегат катнаша. Алар өчен бай программа әзерләнгән. Форум делегатлары Казан шәһәренең Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай мәчетләрендә җомга намазын укыды.

Шулай ук бүген форум делегатлары “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*