tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гадел Кутуйның оныгының кызы Диана: Гадел Кутуйның 120 еллыгына фильм төшерәчәкбез
Гадел Кутуйның оныгының кызы Диана: Гадел Кутуйның 120 еллыгына фильм төшерәчәкбез

Гадел Кутуйның оныгының кызы Диана: Гадел Кутуйның 120 еллыгына фильм төшерәчәкбез

Классик язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгы уңаеннан, ул яшәгән йортта (Мөштәри урамы 33 йорт) яңартылган истәлек тактасы ачылды. Чарада Гадел Кутуйның оныгының кызы Диана Нурисламова да катнашты. Ул Гадел Кутуйның 120 еллыгына документаль фильм төшереләчәген әйтте.

«Гадел Кутуйның өч баласы булган: Рөстәм, Гөлшат һәм Эсмеральда. Гөлшат – минем дәү әнием була. Гөлшатның ике кызы туа, Эльвира исемлесе – минем әнием. Гадел Кутуйның хатыны – дәү әбием Галимә Садыйковнаны хәтерлим. Гаиләнең бөтен фотоальбомнары минем өйдә саклана, мин аны хәзер балаларыма күрсәтәм», – диде ул истәлек тактасы ачылышында.

Аның әйтүенчә, Мөштәри урамы элек Комлев урамы исемен йөрткән. «Дәү әнием үзенең әтисе – Гадел Кутуй турында язган истәлекләрне, әдәби әсәрләрне кадерләп саклыйм. Эшчәнлегебезне Гадел Кутуйга карата хөрмәт хисе белән башкарабыз. Татарстан китап нәшрияты Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен яңадан бастырып чыгарачак. 120 еллыгына документаль фильм төшерәчәкбез», – диде Диана Нурисламова.

«Берничә ел элек продюсер Миләүшә Айтуганова белән берлектә «Илһам» дип исемләнгән милли мәдәниятне үстерү фондын булдырдык. Әлеге фонд кысаларында беренче тулы метражлы фильм Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча төшерелде. Алга таба без «Мулла», «Әпипә» кебек фильмнар төшердек. «Илһам» – минем хобби. Төп эшем – «Барсмед» оешмасында, мин ул оешманың җитәкчесе», – диде Гадел Кутуйның оныгының кызы.

Гадел Кутуйның улы – Рөстәм Кутуйның оныгы Тимур Кутуй бабасының иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынучыларга, аны онытмаучыларга, чарага килүчеләргә рәхмәтен әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*