tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гаилә учагы»н алып кайткан Зыятдиновлар: «Алай ук булыр дип уйламаган идек»
«Гаилә учагы»н алып кайткан Зыятдиновлар: «Алай ук булыр дип уйламаган идек»

«Гаилә учагы»н алып кайткан Зыятдиновлар: «Алай ук булыр дип уйламаган идек»

“Дулкынландык, шатландык, горурландык”. Кичә Мәскәүдә Россиядә игълан ителгән Гаилә елын ачу уңаеннан тантана узды. Әлеге зур чарада катнашкан гаиләләр арасында тумышлары белән Балтачтан булган Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар да бар иде. Алар башкалада кабынган “Гаилә учагы”н Татарстанга да алып кайтты.

Хәтерләсәгез, әлеге яшь пар никахларын да нәкъ менә Мәскәүдә, “Россия” күргәзмә-форумында рәсмиләштергән иде. Зыятдиновларның милли туйлары декабрь башында узган Татарстан Республикасы көненең бер матур өлеше булды. Гаилә елын ачу тантанасы да “Россия” форумы кысасында узды. – Тагын бер кат форумда катнашуыбызны белгәч, шатландык. Ике дә уйлап тормыйча, барырга карар кылдык, – ди гаилә башлыгы Самат. Кичәге тантаналы чарада сәхнәдә басып тору бәхете дә елмайган аларга. Бөтен Идел буе федераль округыннан нәкъ менә безнекеләрне – Зыятдиновларны сайлап алганнар! – Без сәхнәдә Татарстан гына түгел, Идел буе федераль округы исеменнән басып тордык.

Сәхнәгә һәр округтан берәр гаилә чакырылган иде. Алар арасында басып тору безнең өчен икеләтә җаваплылык һәм горурлык булды. Бик дулкынландык, хәтта калтырана башладык, – ди Сөмбел. Бар ил каршында “Гаилә учагы”н кабызу Зыятдиновлар тормышындагы иң дулкынландыргыч һәм гомергә истә кала торган мизгел булыр, мөгаен. Үзләре дә шулай ди. – Әлеге учакны Кырымнан килгән 40 ел бергә гомер итүче матур гаилә кабызды. Шуннан аны башка округларга, шул исәптән, безнең лампадага күчерделәр, – дип сөйләде безгә Самат. – Утны кулдан төшермәдек. Казанга учак белән очуыбызны да гомергә истә калдырырбыз, мөгаен.

Самолетка утырыр алдыннан өч тапкыр тикшерделәр, бөтен җирдә тиешле документлар сорадылар. Утны, сүндерми генә, Казанга алып кайтып тапшырдык. Шөкер, өстебездә булшган җаваплы вазыйфаны үтәдек. Самолеттан төшүгә, алар әлеге учакны бүген гаилә корган яшь парга тапшырды. Ул учак “Казан” Гаилә үзәгендә сакланачак. “Яшь парлар аның ялкыныннан үз гаилә учакларын кабыза алачак”, – ди бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина.

Сөмбел белән Самат исә бу матур чараның бер өлеше булуларына шатланып туя алмый. – Дөресен генә әйткәндә, гаиләбезгә карата бу кадәр игътибар булыр дип уйламаган идек. “Россия” форумында милли туебызны уздыргач, шок кичердек. Ләкин бер дә үкенмибез, шатланабыз гына. Гәрчә үз өстебездә зур җаваплылык тойсак та, – диде гаилә башлыгы.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*