tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабарда-Балкар Республикасында быел Сабан туе узачак
Кабарда-Балкар Республикасында быел Сабан туе узачак

Кабарда-Балкар Республикасында быел Сабан туе узачак

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев   Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков белән очрашты. Дустанә рухта узган очрашуда сүз ике республика арасында булган хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук Халыклар Дуслыгы йортын булдыру хакында барды.

Васил Шәйхразыев  Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коковны Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, оешма тарафыннан тормышка ашырылучы проектлар хакында сөйләде.

Җитәкчеләр Кабарда-Балкар Республикасында милли бәйрәмебез – Сабан туен уткәрү хакында да фикер алышты. Нальчикта Милли Шура рәисе белән очрашу вакытында, татарлар соңгы елларда милли бәйрәмебезне уздыру мөмкинлекләре булмавын әйткән иде. Васил Шәйхразыев һәм Казбек Коков 2024 нче елда әлеге җирлектә Сабан туен оештыру турында уртак фикергә килделәр. Быелның март аеннан Казан һәм Нальчик шәһәрләре арасында һава юллары да ачылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*