tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тукай. Җаек» рәсем күргәзмәсе ачылды
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тукай. Җаек» рәсем күргәзмәсе ачылды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тукай. Җаек» рәсем күргәзмәсе ачылды

27 август 18:00 сәгатьтә Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тукай эзләреннән» сериясеннән «Тукай. Җаек» рәсем күргәзмәсе ачылды.
Анда быел Татарстан рәссамнарының Җаек, ягъни Уральск шәһәрендә (Казакъстан Республикасына керә) Габдулла Тукай эзләре буйлап иҗади сәяхәте вакытында ясаган картиналары тәкъдим ителде. Габдулла Тукай (1886-1913) Җаекта 1895-1907 елларда яшәгән.

Чарадагы Казакъстаннан килгән сәнгать әһелләрен, Җаек шәһәрендәге татар җәмагатьчелеге вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин сәламләде. Ул әлеге чараның ике тугандаш халык өчен бик мөһим, гасырлар буе үрелеп барган мәдәни, дини, мәгърифәткә бәйле булган элемтәләрне тагы да үстереүгә,ныгытуга сәбәпче булуын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*