tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды
Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды

Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды

2019 — Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан Гөберчәк авыл китапханәсендә “Җирне кояш,кешене хезмәт бизи”исемле тәрбия сәгате узды һәм мастер-класс үткәрелде. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырдым. Һөнәрләр турында шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәрне үтәделәр.

Авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләштек. Алдыңгы игенчеләребезне,терлекчеләребезне барладык. Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк икәнен безнең укучыларыбыз белеп торырга тиеш. Тәрбия сәгатенең икенче өлешендә һәркем өчен дә кирәкле пешекче һөнәре турында да фикер алыштык.

Очрашуга 1 категорияле пешекче Шәвәлиева Энҗе Рафис кызы чакырылган иде.Ул безгә татар халык ашлары,этикет кагыйдәләре турында сөйләде һәм мастер- класс үткәрде. Мастер- класста токмач басу һәм кисү өлешләре күрсәтелде.Кызлар да, малайларда бик игътибар белән карап тордылар һәм үзләре дә эшләп карадылар,өйләренә кайткач әниләр ярдәмендә эшләп карыйбыз – диештеләр.

Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк.Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.

Зарипова Г.З,
Арча районы,Гөберчәк авыл китапханәчесе
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*