tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грозный шәһәрендә татар милли бәйрәме “Сабантуй” уза
Грозный шәһәрендә татар милли бәйрәме “Сабантуй” уза

Грозный шәһәрендә татар милли бәйрәме “Сабантуй” уза

Бүген, 30 июнь көнне, Грозный шәһәрендә татар милли бәйрәме “Сабантуй” уза.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Айшат Кадыйрова. Васил Шәйхразыев Айшат Кадыйрованы бәйрәмнең татар ишегаллары белән таныштырды.

Грозныйның үзәк мәйданында стильләштерелгән йортлар белән ишегаллары төзелгән, анда кунаклар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала. Ишегалларын Татарстан Республикасының Әлмәт районы тәкъдим итте.

“Гаилә учагы” йорты татар гаиләсенең көнкүрешен күрсәтә. “Зирәклек йорты” татар һәм чечен халыкларының халык педагогикасын, мәгърифәтчелек фикере фәлсәфәсен берләштергән. Кунаклар Бохарада Мири Араб мәдрәсәсенең тарихи үткәне белән таныша ала. “Милли кухня” йортында кунаклар мастер-классларда катнаша, “Бавырсак”, “Шурпа” милли ризыкларын, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сатып аларга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*