tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровскида татарлар толерантлык дәресе оештыра
Хабаровскида татарлар толерантлык дәресе оештыра

Хабаровскида татарлар толерантлык дәресе оештыра

Хабаровск шәһәрендә 14 декабрьдә “Хәбәр” татар милли-мәдәни автономиясе “Толерантлык кичәсе” дигән чара үткәрәчәк.

Кичәдә “Хәбәр” каршында эшләүче татар яшьләре клубының егет-кызлары татар милли киемнәреннән дефиле оештырмакчы. Анда себер, казан, әстерхан татарларының шәһәр һәм авыл киемнәре күрсәтеләчәк.

Кунакларны шулай ук милли аш-су дегустациясе дә көтә. Чәк-чәк, бәлешләрне татарлар кичә өчен махсус әзерләп алып киләчәкләр. Башка милли-мәдәни автономияләрдән килгән вәкилләрне оештыручылар сюрприз ясап шаккаттырмакчы. Бу ни булачагы әлегә сер, вәкилләр анда үзләре катнашачак дип кенә әйтелә.

Кичә ахырында Хабаровски крае халыклары ассамблеясенә керүче оешмалар көче белән әзерләнгән концерт узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*