tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкым диеп янган йөрәк…
Халкым диеп янган йөрәк…

Халкым диеп янган йөрәк…

Габдулла Тукай тормышында якты эз калдырган күренекле татар журналисты, нашир һәм җырчы Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан Г.Тукай әдәби музеенда «Халкым диеп янган йөрәк…» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Ул К.Мотыйгый башкаруында язылган «Сәлим бабай» җырын яңгырату белән башланып китте. Әлбәттә, моның үз сере бар иде. Җыр татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» көенә башкарыла. Кичәне алып баручы, әдәби музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина бу бәйләнешне гади генә аңлатып узды. Бәлки, Габдулла Тукай «Сәлим бабай»ны остазыннан беренче тапкыр ишеткәндер һәм җырга моңга битараф булмаган шагыйрь «Туган тел»не нәкъ шушы көйне җырлый-җырлый язгандыр…

К.Мотыйгыйның гаять киң кырлы шәхес булуы мәгълүм. Филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллин – К.Мотыйгыйның иҗатын, тормышын тирәнтен өйрәнгән, аның бертуган сеңлесе Галия Кайбицкая белән дә аралашып, аңардан күп истәлекләрне ишетеп, ул язып калдырган хатирәләрне бөртекләп өйрәнгән галимебез. Ул Габдулла Тукайның матбугатта басылган тәүге шигырьләренең берсендә XX йөзне «Мәгърифәт гасыры» дип атавын искә төшерде. «Чорны мәгърифәт гасыры итүчеләрнең берсе – Камил Мотыйгый. Ул мәгърифәт гасырын тудыра, шуны үстереп җибәрә, чөнки анда белем, мәгълүмат күп», – диде ул.

К.Мотыйгый Җаек (Уральск) шәһәрендә зыялы, гыйлемле Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисендә – «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә, рус классында да белем алган егетнең алга таба укуын Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә дәвам итәргә омтылышы була. Әмма ул анда укытуның шактый түбән дәрәҗәдә икәнлеген аңлап ала. Камил, Мисырга барып, Каһирә шәһәрендәге данлыклы «Әл-Әзһәр» университетында ике ел белем эстәп кайта. Ул аннары әтисе мәдрәсәсендә гарәп теле һәм әдәбияты, мантыйк, Коръән тәфсире һ.б. буенча дәресләр бирә. Бу вакытта аңа Г.Тукайның мөгаллиме дә булыр­га туры килгән.

Ул, рәсми органнардан рөхсәт сорап тормыйча, Җаекта «Мәгариф» журналын чыгара башлый. Бу хакта белеп алып, тыялар. «Әлгасрелҗәдид» кулъязма журналына да табу салына. «Чөнки ул елларда Россиядә милли телләрдә көндәлек матбугат булдыру, спектакльләр уйнау рәсми рәвештә тыелган», – диде галим. Ниһаять, 1905 елгы революция­дән соң башка халыкларга да газета чыгару мөмкинлеге ачыла. К.Мотыйгыйга да «Әлгасрелҗәдид» журналын ачарга рөхсәт бирелә. «Басманы таныту ниятеннән «Игълан» дигән 20битлек брошюра чыгаралар. Анда К.Мотыйгый булачак журналның прог­раммасын бирә. Басмада күренекле кешеләрнең фикерләре урын ала. Тукай да «Игълан»га ике шигырен тәкъдим иткән һәм, Габдулла Тукай дип, имзасын куйган. Бу – шагыйрь иҗатының рәсми журналда беренче чыгуы», – дип ачыклап үтте Фоат ага. К.Мотыйгый журнал чыгарудан шактый авырлыклар да күрә. Ул заманда матбага хуҗасы булу өчен 25 яшь тулуы кирәк була. Ә Камилгә – 22 яшь. Мотыйгулла хәзрәтнең метрикәсе үз кулында, ул улына 25 яшь, дип белешмә бирә. Шуңа нигезләнеп, Камил Мотыйгый типографияне ача. Әмма дуслар белән бергә дошманнар да бар. Аларның шикая­те нәтиҗәсендә әлеге изге ният белән эшләнгән хилафлык ачыла, Камилне дә, әтисен дә судка бирәләр, Мотыйгулла хәзрәтнең үзен ярты елга, улын 1,5 елга хөкем итү турында карар чыгарыла. Саратов адвокатларының берсе хөкем карарын юкка чыгаруга ирешә. Җаек халкыннан җиде мең кеше, Төхфәтуллиннарның гаепле түгеллеген раслап, кул куя. Шул рәвешле биредә газета-журналлар эшләп китә. Алга таба «Уклар» журналы, «Фикер», «Уралец», «Яңа тормыш» газеталары да укучылар кулына барып ирешә, Г.Тукайның да шигырьләре басылып тора.

Фоат ага Галимуллин К.Мотыйгыйның хәтта Санкт-Петербургта В.Ленин эшләгән бүлмәдә «Ярлы халык» дип аталган татарча газета чыгаруы турында да сөйләде. Санкт-Петербургта В.Ленин җитәкчелегендәге хөкүмәт 81нче кабинетта утыра. Редакция­ләргә киңрәк урын кирәклеген искә алып, бәлки 67 нче бүлмә юлбашчы өчен уңайлырак та булгандыр, алыштыралар. «Ярлы халык» газетасының нашире – Милләтләр эшләре комиссариаты, мөхәррире Камил Мотыйгый була. Беренче саны 1918 елның 6гыйнварында басыла, әмма аның нибары 2 генә саны чыга. Газета нәшер ителүдән туктагач, аның базасында «Чулпан» газетасын чыгара башлыйлар.

«Соңрак К.Мотыйгый Мәс­кәүдә Тышкы эшләр министрлыгының көнчыгыш телләре буенча хөкүмәт составында тәрҗемәче булып эшли. Аннары Җаекка кайта, «Яңа фикер» газетасын нигезли. Кайда гына булуына карамастан, газета чыгара. Аның бу вакыттагы эшчәнлеген исәпкә алып, Казахстан үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар», – диде Фоат Галимуллин.

Мәгълүм булганча, 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оеша. Шушы студиянең директоры итеп К.Мотыйгыйның улы Хәмит Төхфәтуллинны билгелиләр. Ләкин 1937 елда аны нахакка гаепләп, партиядән чыгаралар, төрмәгә ябалар. Шуннан соң Камил Мотыйгыйның да эшләре кирегә китә. Аны Казахстанда партиядән чыгарып кайтаралар, яңадан алмыйлар, һәм ике дистә елдан артык ел дәвамында җыр сәнгатен күтәргәне өчен билгеләнгән персональ пенсия­сеннән дә мәхрүм итәләр. Улы гаепләнгәннән соң, Камил Мотыйгыйны кайбер әдәбият-сәнгать әһелләре дә әсәрләрендә тәнкыйтьләп телгә ала. Нечкә хисле, гомере буе халкым, дип яшәгән кешегә бу хәл бик авыр тәэсир итә. Шунан соң байтак еллар аның исеме дә телгә алынмый. Фоат ага 1975 елның 25февралендә – К.Мотыйгыйның вафатыннан соң 35 елга якын вакыт узгач – Дәүләт музеенда беренче тапкыр Камил Мотыйгыйның 90 еллыгына багышлап, аны искә алу кичәсе уздырылуы турында сөйләде. Анда тарих фәннәре докторы Рәфикъ Нәфыйгов Камил Мотыйгый турында бик тәфсилләп бәян кыла. «Бу кичә минем туган абыемны шулкадәр зурлау кичәсенә әверелде. Мин бәхетле», – дип шатлыгын Фоат ага Галимуллин белән уртаклаша наширнең сеңлесе Галия Кайбицкая. Шуннан соң ул Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы М.Мөхәррәмовка күп кенә хезмәтләрдә Камил Мотыйгыйны каралтып язуларын, моның алай түгеллеген әйтеп, мәсьәләне өйрәнүне, абыйсының исеме аклануын сорап хат яза.

М.Мөхәррәмов Г.Тукайның дүрт томлыгы чыгачагын, анда күп нәрсәне дөреслеккә туры китерәчәкләрен белдерә. Бу томнарны төзүче Рашат Гайнанов һ.б. чыннан да хилафлыкларны төзәтә. Галия Кайбицкая, китапны өстәлгә куеп, Фоат агага шул аңлатмаларны укып күрсәтә. «Бу көн дә җитәр икән» дип сөенгәне хәтердә» – диде Ф.Галимуллин. Аның әйтүенчә, халкыбызның яраткан җыры «Ай былбылым»ны да Урта Азиядән Камил Мотыйгый алып кайта, ә шигырен Нәкый Исәнбәт яза.

Язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин 1963 елда консерватория залында К.Мотыйгыйның улы Хәмит ага белән очрашуны искә алды. Х.Төхфәтуллин бу очрашуда үзе турында сөйләми, әтисенә багышланган истәлекләр белән чыгыш ясый. «Бу вакыйгадан соң Төхфәтуллиннар белән шактый кызыксындым, берникадәр материаллар да тупладым. Миңа шулай ук озак кына Хәмит абыйның кызы, консерватория тәмамлаган Наҗия ханым Хәмитова белән дә аралашырга туры килде», – диде Лирон ага. Ул шуннан соң Мотыйгыйларга багышланган мәкаләләрен яза. «Камил Мотыйгый – Тукайның беренче остазы» дигәне «Казан утлары» журналында чыга, мәкаләләр китапларга да керә. Хәмит абый кызы Наҗия ханымның фатирында җан тәслим кыла. Аңарда әтисеннән калган архив – журналларның басма һәм кулъязма вариантлары да була әле. «Тумбочкасы Камил Мотыйгый чыгарган матбугат белән тулы иде», – дип искә алды Лирон ага. «Моны бер музей да миннән алырга тырышмый. Тукайның шигырьләре, язмалары булган саннарны гына алдылар», – ди Наҗия ханым.

Лирон ага 1903 елда Санкт-Петербургта К.Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» дигән беренче романы басылып чыгуын, әмма безнең әдәбиятта әсәрнең беркайда да телгә алынмавы турында да борчылып сөйләде. «Бәлки ул Татарстанга килеп җитә алмагандыр. Шул ук типографиядә Камил Мотыйгыйның бер пьесасы да басылып чыга. Ул да бездә искә алынмый», – диде. Лаеклы ялга чыкканнан соң, К.Мотыйгыйның тагын өч пьеса язуы турында мәгълүмат бар, алар турында да ишетелми. «Киләчәктә яшьләребез бу әсәрләрне табарга, өйрәнергә, К.Мотыйгый һәм аның улы Хәмит Төхфәтуллин турында яшь язучыларыбыз, галимнәребез яңа­дан-яңа ачышлар ясарга тиеш­тер», – диде Лирон ага. Кичәгә Кайбыч районы хакимия­те рәисенең урынбасары Рәмис Хаялиев, Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан ханым Камалиева да килгән иде. «Камил Мотыйгый шәхесен аңа якын килгән саен тирәнрәк аңлыйлар. Әмма таудай олуг шәхесне бәяләп бетермибез», – диде Рәмис әфәнде. Ул язучы Нияз Акмалның, вафаты алдыннан, «Камил Мотыйгый» поэмасын яза башлавын искә төшерде. Әсәр «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыга. Нияз Акмал да поэмада, бөек якташыгыз бар, ник аны күтәреп чыкмыйсыз, дип мөрәҗәгать итә. «Без хәлебездән килгәнчә күтәрергә тырышып карыйбыз. Җәмәгатьчелек, мәдәният әһелләре, әдипләребез, галимнәребез бу теманы бергәләп күтәреп, бәлки К.Мотыйгыйны, аның тууына 145, 150 ел булган чакта тиешле дәрәҗәдә зурлый алырбыз», – диде Р.Хаялиев.

Филология фәннәре докторы, текстолог Зөфәр Рәмиев «Тукай» энциклопедиясендә Камил Мотыйгый, Галия Кайбицкая, Мотыйгулла Төхфәтуллин турында да мәкаләләр булуын искәртте. Галим «Җыен» фонды бик эчтәлекле җыентыклар чыгаруын әйтеп, бер китапның Камил Мотыйгыйга багышлап чыгарылачагына өмет белдерде.

Кичәдә Камил Мотыйгыйның туганнары да катнашты һәм чыгыш ясады. Ә Галия Кайбицкаяның оныгы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, танылган рәссам Ильяс Айдаров музейга күп кенә картиналарын бүләк иткән. Ул бу юлы да «Габдулла Тукай һәм Камил Төхфәтуллин», «Галия Кайбицкая Нәҗип Җиһанов белән» дигән картиналарын Г.Тукай әдәби музеена тапшырды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*