tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара ярышларда Россия данын мөселман яклады
Халыкара ярышларда Россия данын мөселман яклады

Халыкара ярышларда Россия данын мөселман яклады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин белән очрашты. Республика мөселманнары башлыгы Айрат Дамир улын джиу-джитсу буенча Әбү-Дабида узган Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулавы белән котлады.

«Abu Dhabi World 2019» чемпионатлар сериясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 20-26 апрель көннәрендә уздырылды. Анда дөньяның 100ләп иленнән 7 меңнән артык кеше катнашты. Айрат Кәлимуллин 23 апрельдә үткән «Abu Dhabi World Masters Jiu-Jitsu Championship 2019» сериясендә чыгыш ясады. «Осталар» категориясендә 30 яшьтән өлкәнрәк спортчылар көч сынашты. Серия йомгаклары буенча Айрат Дамир улы профессионаллар арасында 85 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Шул рәвешле, әлеге бүләк аның шәхси җыелмасын гына түгел, Татарстан һәм Россия медальләр җыелмасын да тулыландырды.

“Илебез данын халыкара мәйданда мөселман кардәшебез яклавы белән ихластан горурланабыз! Бу матур гамәл бөтен Россиия өммәте өчен үрнәк булсын иде”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм Айрат Дамир улына киләчәктә дә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*