tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хаҗияләр белән очрашу
Хаҗияләр белән очрашу

Хаҗияләр белән очрашу

Ульяновск өлкәсенең, Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәгендә хаҗияләр белән очрашу узды. “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе тырышлыгы белән үткәрелгән әлеге чарада изге җирләрдә булып кайткан егермедән артык мөслимә катнашты.

Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Әхмәтов хаҗияләр белән очрашуны изге Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Күркәм очрашу Әлфия хаҗия Шайхаттарова гаиләсе әзерләгән мул табын артында барды.

Ислам үзәге мөгаллимәсе Әлфия хаҗия күптән түгел генә Гомрә хаҗында булып кайту бәхетенә ирешкән. 2019 елда аңа хәләл җефете Илдар әфәнде белән бергә Олы хаҗ гамәлен үтәргә насыйп иткән.

“Быелның Рамазан ае башлануга унбер авылдашым – Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәледә яшәүче якташларым белән изге җирләргә сәфәргә кузгалдык. Уразада булсак та, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярдәме белән, көннең узганын сизмичә дә калдык – хаҗ гамәле бик тә җиңел башкарылды. Изге урыннарда – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, Әл-Хәрәм мәчетендә һәрвакыт догада булдык. Без – Россия мөселманнары, бергә җыелып илебез җитәкчеләренә сабырлык, ихтыяр көче юлдаш булуын теләдек. Аллаһы Тәгаләдән Украина җирендә тынычлык урнаштыруын һәм ир-егетләребезнең исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын сорап дога кылдык”,- диде ул.

Әлфия ханым тиздән хаҗга барырга җыенучы мөслимәләргә киңәшләрен дә бирде.

“Әгәр ихлас, саф күңел белән хаҗ кылырга ниятләсәгез, Аллаһы Тәгалә җаен бирә, юлын күрсәтә ул. Хаҗга бару өчен иң элек рухи яктан тулысынча әзер булу таләп ителә. Сабырлык, түземлек – мөселманны бизәүче күркәм сыйфатларның берсе. Шулай ук физик яктан әзерлекле булу да мөһим, чөнки хаҗ йоласын башкарганда байтак араны җәяү үтәргә туры килә”,- диде Әлфия хаҗия.

Ульяновск шәһәренең абруйлы абыстае, бик күп милләттәшләребезне дин юлына бастырган, аларга дин сабаклары биргән Венера хаҗия Вахитова мәҗлестә катнашучыларны хаҗ гамәленең асылына төшендерергә тырышты.

“Ислам дине буенча матди мөмкинлеге, хәләл юл белән тапкан малы булган һәрбер мөселманга гомерендә бер тапкыр булса да Аллаһы ризалыгы өчен хаҗ гамәлен үтәү бурычы йөкләнгән, ягъни фарыз кылынган. Хаҗ кылу – фарыз гамәлләрнең бишенче баганасы. Зинһар өчен, ялгыша күрмәгез, алда торган дүрт фарыз гамәлне җиренә җиткереп үтәмичә, хаҗга барырга ярамый. Беренчесе – иман китерү. Икенчесе – биш вакыт намаз уку. Ягъни хаҗга барырга җыенучы мөселманның намазда булуы шарт. Өченчесе – Рамазан аенда ураза тоту. Сәламәтлеге булган кеше уразасын калдырмаска тиеш. Дүртенчесе – зәкят түләү, ягъни мал-мөлкәттән, байлыктан мохтаҗларга, мескеннәргә өлеш чыгару. Менә шул гамәлләрне ел әйләнәсендә шәригать кануннарына туры китереп үтәп барган һәм матди мөмкинлеге булган мөселман кешесе хаҗ гамәлен үтәргә бурычлы”,- диде Венера хаҗия.

Очрашуда Буа районы Яңа Тинчәле авылы хаҗияләре дә катнашты. Хезмәт елларын балаларга белем бирүгә багышлаган, бүген авылдашларын дин юлына өндәүче Фәния хаҗия Сембер мөслимәләренә сәламнәрен ирештерде. Ул хаҗ гамәлен үтәгәндә төркем җитәкчесенең роле зур булуы турында сөйләде һәм Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәновка рәхмәт сүзләрен юллады.

“Ильмир хәзрәт алдан ук безне хаҗ сәфәренең нечкәлекләренә төшендерде. Хаҗилар изге җирләрдә нәрсәгә игътибар итәргә, ничек киенергә, нинди аяк киеме сайларга, кайсы даруларны үзләре белән алырга тиеш булуын, хаҗ кылу тәртибен тәфсилләп аңлатты. Төркемебез бик тә дус һәм тату иде. Бер гаилә сыман бардык, бер гаилә сыман кайттык, анда барыбыз да туганлашып беттек”,- диде кунак.

Мәҗлестә катнашучыларны мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе рәисе Рузия Хәлимова сәламләде һәм хаҗияләргә соклануларын белдерделәр. Әлеге мәхәлләдә динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып халыкка җиткерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла, киләчәктә хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашулар күркәм традициягә әверелсен иде, дип теләде алар.

Хаҗияләр шулай ук милләттәшләребезнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр һәм кунакларны шифалы вә сихәтле “Зәм-Зәм” суы белән сыйладылар.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*