tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе – төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны ул»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе – төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны ул»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе – төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны ул»

Түбән Камада Сабан туе гөрләп узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Анда 2 меңнән артык кеше: мәктәп укучылары, театр һәм хореография коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Татар халкы ничек яши, аның традицияләре һәм йолалары нинди, кешеләр язны ни рәвешле каршы алган һәм Сабан туена әзерләнгән – театральләштерелгән прологның нигезе шуннан гыйбарәт иде. Оештыручылар халык көйләре, хореографик композицияләр, милли киемнәр аша татар халкының үзенчәлеген һәм мәдәниятен ачып бирде.

Сәхнәдә шулай ук татар эстрадасы йолдызлары – Фирдүс ТямаевЗинира һәм Ризат РамазановларМарат Яруллин, бертуган Юнысовлар, Түбән Каманың иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.

Сабан туе мәйданында төбәк авыллары, шәһәр тарихы, мәдәни мираска багышланган китапларның уникаль коллекциясеннән торган әдәби мәйданчык урын алган иде. Шунда ук төрле күргәзмәләр, халык уеннары оештырылды.

Шулай ук теләгән һәркем Түбән Кама районында туган күренекле шәхесләр, Тукай премиясе лауреатларына (алар арасында Разил Вәлиев һәм Зөлфәт Хәкимне атап үтәргә мөмкин) багышланган экспозиция белән танышты. Моннан тыш, үзәк мәйданда аркан тартышу, гер күтәрү һәм армрестлинг буенча ярышлар узды.

«Сабан туе – бөтен татарларның яраткан бәйрәме, ул халыклар арасында үзгә бер дуслык атмосферасы һәм үзара аңлашу булдырып, төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урыны булып кала. Татарстан халыклары гаиләсендә авыл хезмәтчәннәре, кайбер миссияләрне үтәп, шул исәптән республикадагы төрле конфессияләрнең йолаларын, традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклап, лаеклы урынны били. Әмма иң мөһиме, алар Татарстанда яшәүче 4 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итә», – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*