tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә “Язгы моңнар” фестивале узды
Тубыл шәһәрендә “Язгы моңнар” фестивале узды

Тубыл шәһәрендә “Язгы моңнар” фестивале узды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә өлкә күләмендә «Язгы моңнар» дигән иҗат фестивале узды. Фестивальне икенче ел шәһәр себер татарлары автономиясе оештыра. “Язгы моңнар” да катнашучыларны шәһәр мәдәният һәм туризм Департаменты директоры Анастасия Ионина, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, аның урынбасары Илтус Уразмәмәтов кайнар котлап иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм сәхнәсеннән тарихи–мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның сәләтле җырчыларын, биючеләрен барлау, үстерү максатлар белән оештырылган фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Чарада Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Тубыл, Төмән, Вагай районнарыннан килгән җырчылар, биючеләр, халык уен коралларында уйнаучылар үзләренең кабатланмас матур чыгышларын күрсәттеләр. Катнашучыларның иҗади номерларына дәрәҗәле жюри әгъзалары бәя бирделәр. Казан дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасы өлкән укытучысы Резеда Муллагалиева, Казан дәүләт мәдәният институтының соло халык җырлау кафедрасы доценты Гөлмира Бабаева, Тубыл шәһәренең күп профильле техникумының югары категорияле хореографы, мактаулы мәдәният хезмәткәре билгесе белән бүләкләнгән Мөнәвәрә Андрущик, Төмәннән китапханәче, фольклорчы, танылган җырчы Луиза Сурмәтова, җырчы, композитор, шагыйрь, танылган спортчы Әлмөхәммәт Хәбибуллин барлык номинацияләр буенча призлы урыннар алучыларны билгеләделәр. Һәр номинациядә катнашучыга сертификатлар тапшырылды, Гран-при бүләгенә һәм дипломына Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге каршында иҗат итүче “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбле лаеклы булды. Фестивальдә җиңү яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Быелгы бәйрәм тантанасында махсус призлар да булды. “Язгы моңнар” фестивалендә җиңүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле, “Себер нурлары”, “Тубыл балалары”, Карагайдан Хисәметдин Илчибакиев  Тубыл шәһәрендә узган милли бәйрәмебез Сабантуенда да катнашачаклар.

Ел дәвамында мәдәният үзәгендә күп төрле милли мәдәни бәйгеләр, фестивальләр үткәрелә. Бу мәдәни чаралар рухи мирасыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итә. Тамашачылар залында фестивальдә катнашучылар халкыбызның яраткан, популяр җырларын тамашачылар белән бергә җырладылар. Күңелләрендә татар моңын саклаган гармунчыларны, татар халык җырларын яратучы үзешчән җырчыларыбызның чыгышларын караучы шәһәр тамашачылары һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Сәхнәдән танылган ветеран спортчы, шагыйрь, җырчы, уен коралларында сәләтле уйнаучы Әлмөхәммәт Хәбибуллинның чыгышын яратып тыңладылар.

“Язгы моңнар” фестивален оештыручылар зур тырышлык куеп, бар күңелләрен биреп үткәрделәр. Һәр катнашучы аларның игътибар үзәгендә булды. Чәй табыны артында аралашып, фикерләр белән уртаклаштылар.

Чараны оста алып барган себер татар мәдәният үзәге артисты Зөфәр Корманов җыр бәйрәме сыман матур узган, үзенчәлекле чыгышлар белән аерылып торган фестивальгә озын иҗади юл теләде.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*