tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтерлим мин әле бугенгедәй
Хәтерлим мин әле бугенгедәй

Хәтерлим мин әле бугенгедәй

2023 ел Россия президенты Владимир Путин Указы белән “Укытучылар һәм остазлар” елы дип игълан ителде. Бу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Безнең Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә ел дәвамында шушы юнәлештә төрле чаралар үткәрелде.

9 декабрь көнне  мәктәбебездә Төбәк сигезьеллык, Олы Кибәче урта мәктәпләрендә төрле елларда белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәребез һәм мәктәп директорлары  белән  “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…” дип исемләнгән  очрашу булып үтте. Аны туган тел һәм әдәбият укытучысы Сафина Сиринә Зәкиҗан кызы һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Измайлова Гүзәлия Мансур кызы  йөрәкләргә  үтеп керерлек, күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырырлык итеп алып бардылар.

Очрашуда бик күп хатирәләр яңартылды. Мәктәп тарихыда, аның беренче директорын, ветеран укытучыларыбызны да хөрмәтләп искә алдык без ул көнне. Чөнки сораулар  мәктәп хатирәләре, студент еллары һәм укытучы һөнәре белән бәйле иде. Килгән кунакларыбыз алып баручыларның бер соравын да җавапсыз калдырмады, иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңартты.

Кунакларыбыз арасында 1961 нче елдан 1969 нчы елга кадәр мәктәп директоры булган, әле генә 90 яшьлек юбилеен үткәргән Нәҗметдинов Фәрит Нәҗметдин улы, 1967-2006 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сафина Рузалия Зиятдин кызы, 1992-1995 елларда, 2003 елдан 2011 елга кадәр мәктәп директоры булып эшләгән Ибушев Виталий Алексеевич, 1995-1997 елларда мәктәп директоры, бүгенге көндә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Сафин Айрат Камил улы, 1997 елдан 2003 елга кадәр директор булып эшләгән Сабитов Әнәс Нури улы, 2011-2013 елларда директор вазифасын башкарган Галиәхмәтов Роберт Рәшит улы, 2013-2019  елда директор булып эшләгән Мөхәммәтҗанов Рәлиф Ринат улы һәм тагы бик күп дәрәҗәле кунаклар, мөгаллимнәр  кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Озак еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Бикмиев Фәһим Тимергали улы күңел кичерешләрен шигырь юллары белән җиткерде.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы, барлык чараларыбызның иганәчесе Шафиков Рифкать Зиятдин улы үзенең укытучылары турында булган хатирәләре белән бүлеште, ахырдан бәйрәмнең иң өлкән кунаклары Фәрит Нәҗметдин улына түбәтәй, Наилә Әнүрбек кызына ак шәл бүләк итте.

Шулай ук авылдашыбыз, “Болгар радиосы” яңалыклар бүлеге мөхәррире Шәрәфиева Люция “Олы Кибәче авылының хәтер китабы” н бүләк итеп, кунакларыбызны сөендерде.

Укытучылар һәм укучылар  тырышлыгы белән  әзерләнгән һәр чыгыш югары бәяләнде. Әлеге кичәдә пионерлар һәм Россия бөркетләре хәрәкәтен чагыштырып күрсәтү буыннар чылбырының өзелмәвен раслады.

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе  директоры  Шаймиев Илнар Илшат улы очрашуга килгән барлык кунакларга рәхмәт белдерде. “Һәркем үзенә яраклы, ошаган хезмәт төрен, һөнәр сайларга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу  булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою- олы бәхет ул”, –  дип тәмамлады ул сүзен.

Очрашу кунаклары җылы хисләр белән таралышты. Чынлап та, мәктәп кеше өчен иң изге, иң кадерле урын. Шуңа күрә, һәркем укыган, хезмәт куйган мәктәбенә  бик теләп кайта, ә туган мәктәп,  аларны сөенеп, көтеп каршы ала.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*