tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә
ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.
Конкурсның лауреатлары бүгенге көндә сәнгатьтә югары үрләр яулаган, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган шәхесләр: Марат Яруллин, Гөлназ Асаева һәм Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов, Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов, Алмас Хөсәенов (гран-при), Айгөл Хисматуллина, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин, Зөлфирә Шәйдуллина, Сөмбел Заһидуллина һәм башкалар.
Ваһапов фестивале 19 ел эчендә милли мәдәниятнең иң мәшһүр брендларының берсенә әйләнде. Конкурсның дәрәҗәсе югары, таләпләре кырыс булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.
Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2021 елда гаризаларның саны 112 не тәшкил итте!
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.
Проектның идея авторы һәм җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры – Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Әхмәт улы Фәттахов.

ХIX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар 2023 на елның 15 мартына кадәр кабул ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*